Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы җиләк, гөмбә җыюларны контрольгә алмакчы. Нигә?

-- Alfia

Кыргый гөмбә, җиләкләр һәм дару үләннәре — югары экспорт потенциалына ия кыйммәтле ресурслар, дип саныйлар авыл хуҗалыгы министрлыгында. Министрлык үзенә аларны җыюны җайга салу хокукын бирергә тәкъдим итә.

Хөкүмәт карары проектыннан күренгәнчә, авыл хуҗалыгы министрлыгы кыргый гөмбә, җиләк, чикләвек, каен согы һәм дару үләннәрен җыю, эшкәртү һәм әйләнешен җайга салу хокукын ала.

Документ иҗтимагый фикер алышу өчен хокукый инициативалар порталында урнаштырылган.

Кыргый җиләк-җимеш, чикләвек һәм гөмбә-кыйммәтле азык ресурсы, ә аларны эшкәртү өлкәсе — «икътисади һәм социаль әһәмияткә ия тармак», диелә документка аңлатма язуында. Моннан тыш, әлеге үсемлекләрдән ясалган продукт югары экспорт потенциалына ия, дип саныйлар министрлыкта.

 

Мәгълүмат rbc.ru сайтыннан

Бәйле