Җырчы Марсилия 11 ел кемне асырый? Иртән тору белән кая ашыга? [әңгәмә]

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Күптән түгел Марсилия инстаграм аккаунтында үзе үстергән чәчәкләр янында төшкән фотосын урнаштырды. Без җырчының буш вакытларында тагын ниләр белән шөгыльләнүен ачыклар өчен, элемтәгә кереп, әңгәмә корып алдык.

 Марсилия, эштән, иҗаттан бушаган арада, вакытыгызны ничек уздырасыз? Яраткан шөгылегез нинди?

– Яраткан шөгыльләремнең берсе – өйдә үзем тәрбияләп, гөлләр үстерәм. Иртән уянгач, иң беренче эш итеп, чәчәк атып утыручы гөлләрем янына ашыгам. Алар минем һәр тәрәз төбемдә һәм махсус гөлләр үстерергә дигән максат белән җылытып, эчтән тышлатылган балконымда иркенләп үсеп утыралар.

Гөлләр яхшы үссен өчен, алар белән сөйләшергә кирәк, диләр, Сез сөйләшәсеме? Гөлләр үстерүнең нинди серләрен беләсез?

– Һәрбер гөлне аерым хәстәрләргә, карарга, ашламалап торырга кирәк. Шул вакытта гына ул сине үзенең купшы, аллы-гөлле чәчәкләре белән сөендерә. Әлбәттә, мин алар белән сөйләшергә яратам, җырлап та алам, гөлләр мине тынычландыра, кәефне күтәрә.

Ялгышмасам өйдә этегез дә бар бугай. Ул ничә ел Сезнең белән? Нинди һөнәрләре бар?

– Әйе, Малыш исемле асрамага алган этем бар. Без аны балалар белән чыгып, базардан, кеше кулыннан сатып алган идек. Бу көчек үзенең акыллылыгы, матурлыгы, тынычлыгы белән (юкка-барга өрми) үзен бик тиз яраттырды. Унберенче елын яши инде, бик күп сүзләрне аңлый, һәрберебезнең кәефен, характерын чамалый. Аннары ул, бөтенесенә дә түгел, кайбер җырларга кушылып, үзенчә улап жырлый да. Бу этебез безнең гаилә әгьзасенә әйләнде. Әлбәттә, ул да игътибар сорый, вакытында ашатырга, иртә-кич урамга алып чыгарга, юындырып торырга кирәк.

Тагын нинди шөгыль күңелегезгә ята? Ә нәрсә белән шөгыльләнә алмас идегез? Мәсәлән, парашюттан сикерер идегезме?

– Сәхнә кешесенә гел үзен карап торырга, формада булырга кирәк. Сәхнә матурлыкны ярата. Әмма яшь барган саен, үзеңне формада тоту авыр бирелә башлый. Болай да вакыт булганда спорт залларына йөрештергәли идем, бервакыт, чыгыш ясар алдыннан, яратып кия торган күлмәгемә үземне көчкә генә бөкләп тыгарга туры килгәч, икенче көнне үк спотзалга, дип сүз бирдем.

Спортның “көч кую” (силовая тренировка) төрен сайладым. Бу спорт төре гәүдәне һәм мускулларны үстерә, ныгыта. Баштарак үземне көчләп, ихтияр көчен җигеп кенә йөрдем, ярты ел узгач, бу минем чынлап торып яраткан шөгылемә әйләнде. Нишләп моңарчы йөрмәгәнмен икән, дип үкенеп куйдым.

Әлбәттә үз белдеклелегем белән түгел, профессиональ тренер өйрәтүе, күзәтүе астында бара тренировка, шулай итеп спорт белән дә дуслаштым.

Мин чыннан да парашюттан сикерә алмас идем, бик тиз башым әйләнә, карусельләргә дә утырырга яратмыйм.

“Булмый модасыз яшәп”, дип җырлыйсыз, тормышта брендлы әйберләр белән кызыксынасызмы? Мода буенча киенәсезме?

– Мода дип, минем алай исем бик китми. Кеше кия дип, берничек тә, тишекле джинсы кия алмыйм. Матур, зәвыклы киенергә яратам, әлбәттә, күберәк сәхнә өчен. Тормышта гади, уңай, җылы киемнәр сайларга тырышам. Нинди генә кием кисәң дә, ул иң беренче чиратта, үз гәүдәңә ятышлы булырга тиеш дип уйлыйм.

Бәйле