Чаллыда 6 яшьлек баланың 16 каттан егылып төшүенең сәбәпләре ачыкланды

-- Alfia

Чаллыда 3 июль кичендә баласын өйдә калдырып, әни кеше кибеткә китә. 56 комплекста яшәүче хатын-кыз ишекне ябып чыгып киткәннән соң, бала тәрәзәдән әнисен карарга дип, тәрәзә төбенә менеп баса. Нәтиҗәдә, мәктәпкәчә яшьтәге бала 16 кат биеклегеннән егылып төшә. Подъездан чыкканда  әнисе аңсыз яткан баласын күреп ала. Шуннан соң хатын ярдәм сорап медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Әмма баланы коткарып кала алмыйлар – ул ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең реанимациясендә үлгән, дип хәбәр итә Россиянең Татарстан буенча тикшерү идарәсе.

 

Мәгълүмат kazanfirst.ru сайтыннан

Бәйле