Юрий Шатуновтан кайгылы хәбәр

-- Лейла
«Ласковый май» төркеменең җырчысы Юрий Шатуновка Мәскәү клиникаларының берсендә ашыгыч рәвештә операция ясаганнар.

Бу хакта аның директоры Аркадий Кудряшов «РЕН ТВ» каналына сөйләгән. Ул сөйләгәнчә, җырчы үзен шактый озак вакытлар начар хис иткән. Аның сүзләренә караганда, соңгы дүрт концертта артист антибиотиклар һәм авыртуны баса торган дарулар кабул итеп эшләгән. Шулай ук ул җырчыда кискен гайморит булуы турында ассызыклап үтте. «Соңгы концерты Сочида иде, аннары ул ашыгыч рәвештә Мәскәүгә кайтты», — дигән директор. Моннан тыш Шатуновның тешләре дә сызлый башлаган. Әмма ул авыруга каршы торган, концертларыннан баш тартмаган. Операция уңышлы булып чыккан. Операциядән соң гайморитка сәбәпче булган тешен дә алдырган, — дип хәбәр итә директоры.

Фото: yuriy_shatunov

Чыганак: Сәхнә журналы

Бәйле