Татарстан президенты Гөлназ Гафурованың шәхси фотога төшерүчесе?

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Күптән түгел Самара өлкәсе, Камышлы авылында X Бөтенрәсәй авыл Сабантуе узды. Анда уеннар, ярышлардан тыш, җырлы-биюле зур тамаша күрсәтелде. Шушы бәйрәмдә инде менә ничәнче ел рәттән катнашучы җырчы Гөлназ ханым Гафурова белән әңгәмә кордык, Сабантуйлар турында фикер алыштык.

–       Гөлназ ханым, Бөтенрәсәй авыл Сабан туенда менә инде ничәнче ел рәттән катнашасыз, бу Сабантуй елдан-ел үзгәреш кичерәме?

–       Чыннан да мин бу Сабантуйда 2008 елдан бирле катнашып киләм. Дөресен әйткәндә, Сабантуйлар елдан-ел югары дәрәҗдә, бик матур уза. Артист булгач, гел эшләргә туры килә. Кайвакытта, эх, үзем дә ял итеп кенә йөрер идем, дип хыялланам.

–       Дәрәҗәле кунаклар алдында чыгыш ясау тагын да җаваплылык өстиме?

–       Җаваплылык өсти инде ул, ләкин дәрәҗәле кунаклармы, гади халыкмы мин аермыйм, чөнки халкыма җырлыйм һәм милләтем өчен эшлим.

Мондый күләмле чараларга алдан ук көчле әзерлек бара: репетицияләр, кабат-кабат артистлар, режиссерлар белән күрешүләр. Шунысын әйтергә кирәк, быел мин монда үземне актриса буларак та сынап карадым, пролог өлешендә җырчылар, биючеләр белән күләмле спектакльда уйнадым. Соңыннан инде сәхнәдә дә чыгыш ясадык.

–       Узган ел бу Сабантуйдагы чыгышыгыз Президентыбыз инстаграмына эләккәч, нинди хисләр кичердегез? Президент белән күзгә-күз карашып, сөйләшергә 30 минут вакыт бирсәләр, аңа ниләр әйтер идегез?

–       Президентыбыз инстаграмына элеккәч, “шәхси фотографың бар икән”, дип шаярттылар. Артист буларак, без бары тик үз эшебезне генә эшлибез.

Әйтер сүзләрем күп булыр иде. Мәсәлән, Сабантуйга килсәк, менә шундай зур матур бәйрәмне һәрбер авылда да үткәрсәләр иде, дияр идем, чөнки бүгенге көндә авыллар югала, бетә башлады, бөтен кеше шәһәргә китә. Авылга кайткан балалар, оныклар, шул Сабантуйда булса да җыелышып, күрешә торган, бер зур бәйрәм булсын иде. Күп ишеттем, кайбер авылларда Сабантуйлар бөтенләй үткәрелми. Мондый милли бәйрәмнәребезне саклап калу өчен алар зур шәһәрләрдә, районнарда гына түгел, авылларда да элеккеге кебек уздырылсын иде.

Элек бит инде атка атланып, балалар утыртып, бер атна алдан бүләкләр җыйганнар, кызлар батырларга аны үзләре әзерләгән, сөлгеләр чиккән. Быел Казанның без яши торган бистәсендә дә Сабантуйга бер атна кала бүләкләр җыйдыйлар. Мондый йолаларның кайбер җирләрдә саклануы күңелне бик сөендерә, чөнки әлеге йолалар безнең милли хәзинә. Аларны без киләсе буынга да күрсәтеп, тапшырырга тиешбез.

 

 

Бәйле