«ТНВ»дан «Таяну ноктасы» алып баручысы Венера Аитова китте. Алмашка кем буласын фаразлыйлар

-- Alfia

// Tatar today //

“Таяну ноктасы”н алып баручы Венера Аитова декретка чыккан. Бу хакта ул инстаграм челтәрендә язган.

Венера Аитованың фотосы астында фикер алышканнар. Айгөл Бариева “иң рәхәт чак” дип яза. Шулай ук аңа матур теләкләр дә язып калдырганнар.“Бәхетле вакытың булсын декретың. Минем дә декретка чыгасым килә” , “Беренче бала декретыннан да рәхәтрәк вакыт юктыр ул, сәламәт булыгыз”, “Шундый шат синең өчен иң рәхәт вакыт. Котлыйм, Венера”. Борчылып та язучылар бар: “Таяну ноктасын кем алып бара инде хәзер? Сезнең мөлаем йөзегезне күреп куана идек”.

“Таяну ноктасы” тапшыруы алга таба нишләр? Аны кем алып барыр? “Таяну ноктасы” тапшыруын cпорт яңалыклары алып баручы Алмаз Гафиятов дәвам итәчәк дигән фаразлар бар.

 

Мәгълүмат Венера Аитованың инстаграм битеннән

 

Бәйле