Ялларда нинди һава торышы көтелә?

-- Лейла
6 июньдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә минималь һава температурасы 8-10 градус җылы, көндез 21-23 градус тәшкил итәчәк.

Тулаем республика буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Көндез явым-төшемсез, көньяк-көнбатыштан талгын җил.

7 нче июльдә республиканың күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгырлар, иртән һәм көндез урыны белән яшен көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метрга кадәр тизлектә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Чыганак: Сәхнә журналы

Бәйле