// Tatar today //
Максим Галкинның инстаграмы хәзер башка төрле форматта эшли, аңа башка кулланучыларның лайклар һәм карау саны күренми. Бу хакта ул инстаграм челтәрендә сөйли.
“Минем инстаграмдагы аккаунтым социаль челтәрләрнең яңа интерфейсы өчен тест үтәргә сайлап алынган иде. Мин хәзер башкаларның фото, видеоларында лайк һәм караулар санын күрмим. Минемчә, бу бик яхшы фикер. Лайклар бик күп кешеләр өчен чын мәгънәсендә бәйлелек тудыралар һәм стерсс чыганагы булып торалар. Әгәр лайк һәм караулар саны күренмәсә, инстаграм күпләрнең, ә иң мөһиме балалар һәм яшүсмерләрнең психикасын коткарачак. Яңа версиядә статистика бары тик үзеңнең аккаунтың өчен мәгълүм булачак. Мин бу хакта Яна Рудковскаяга әйттем @rudkovskaүaofficial, ул лайклар өчен борчыла һәм бу хакта үзенең постында язып чыга. Минемчә, бизнес өчен бу хәтта яхшырак, чөнки лайклар җыю базарын юкка чыгарачак. Бу эксперимент әлегә чикләнгән сандагы кулланучылар өчен генә мөмкин, әгәр барлык инстаграм челтәренә дә таралса, бик яхшы булыр”, — ди Максим.
Мәгълүмат Максим Галкинның инстаграм битеннән