Казанда яшәүче 83 яшьлек Тәнзилә апа Шәрәпованың язмышы гыйбрәтле. Үзе әйтүенчә, 28 ел элек “теге дөнья”га барып кайта ул. Моңа ышануы кыен, әлбәттә. Ул да баштарак күргәннәре хакында беркемгә дә сөйләмәгән. “Җир белән күк арасында яшим. Мондагы бозыклыкны, кешеләрнең ярамаган эшләр эшләвен күреп эчем поша”, – ди ул. Бер вакыт төшендә яңадан шунда киткәнен күрә. Әмма андагы бабай аны өч зур эшең бар дип кире кайтара.
4 сәгатькә бардым
1991 елда Тәнзилә апаны юлны аркылы чыкканда машина бәрдерә.
– Машина яктысын күрдем, башкасын хәтерләми идем. Мине “ашыгыч ярдәм” машинасы алып киткән. Табиблар коткару өчен шактый тырышкан. Башымны ике җирдән тегеп куйганнар. Бары 4 сәгатьтән соң аңыма килгәнмен. Шушы вакыт эчендә теге дөньяга барып, андагы хәлләрне күреп кайттым, – ди ул. – Ул чакта 3 көнлек уразада идем. Мине Мәккәдәге Кәгъбәтулла капкасы төбенә алып килделәр. “Авыз ачар вакыт җитте, су эч”, – диләр. Янымда бер бабай тора иде. Ул миңа дога өйрәтте. Гаҗәеп матур җирдә сокланып басып торам. Ай бик зур – бөтен җирне яктыртып тора. Өскә карадым. Ә анда кешеләр күренә. Тагын юлымны дәвам иттем. Бара торгач, бер тар гына күпергә килеп җиттем. Кермәкче идем, бер тавыш туктатып калды. “Бу – сират күпере. Сине анда кертмиләр әле. Күпернең теге ягына кара – андагы кешеләр гамәл дәфтәрендәге сорауларга җавап бирделәр, бу күперне үттеләр. Болар – изгелек кылып, намаз укып, ураза тотып яшәгән ак калебле кешеләр. Алар, кошлар булып, йолдызга, күккә очарга көтәләр”, – ди.
Үзе сөйләвенчә, Тәнзилә апа анда озак йөри һәм күп гыйбрәтләр күреп кайта.
– Бер тирән чокырга төртеп күрсәттеләр. Ялкын чыгып тора. Чокыр янында шәрә ирләр гаурәтләрен күрсәтеп торалар. Битләрендә, тәннәрендә кап-кара йон. Мине ияртеп йөргән бабай әйтә: “Болар зина кылып, бозыклыкта яшәгәннәр. Гаурәтләрен кискәч, шушы чокырга төшәләр”. Алар артыннан хатын-кызлар шәрә күкрәкләрен күрсәтеп басып торалар. Гаҗәпләнүемә, теге бабай: “Болар – тән сатып, шәрә йөреп зина кылучылар”, – ди. Телләрен асылындырып торган хатыннарга да юлыктым. Гайбәт сөйләүчеләр, сихерчеләр булып чыктылар. Бераздан хатын-кызларны һәм аларның аяк астындагы яшел үләндә чыркылдашып йөргән бәбкәләрне күреп алдым. Болары – дөньяга килә алмыйча калган сабыйлар икән. Мин дә бу эшне эшләдем бит дип елап җибәрдем. Әмма теге бабай: “Син әле кире китәсең. Мин өйрәткән доганы укы”, – диде. Шушы сүзләреннән соң уянып киттем, – дип искә ала ул. – Кире бу дөньяга кайтуыма бик борчылдым. Кайткан җиремә кабат китәсем килде.
Күңелем сизә
Хастаханәдә ятканда Аллаһы Тәгаләдән гомер сорый ул.
– Үз аякларымда өемә кайтып җитсәм, гомеремне тагын беразга озайтсаң, туган илемдә үскән үләннәрне өйрәнер идем дип сүз бирдем. Туган авылымдагы бакчага дару үләннәре чәчтем, аларның серен өйрәнә башладым, – дип сөйли Тәнзилә апа. – Баштарак мин үзем белән булган хәлне кешегә сөйләргә курыктым. Иң элек бер хәзрәт белән киңәшләшкән идем. Ул, моны кешегә сөйләмә, диде. Әмма моннан ун ел элек имам-хатыйп булып эшләүче абыема серне чиштем. Күргәннәремне яшермәскә кушты. “Кешеләр бозылды. Үлгәч тә тереклек барын белеп торсыннар. Гыйбрәт алсыннар”, – диде. Минем хакта ишетеп, ярдәм сорап килүчеләр дә булды.
Тәнзилә апаның үз якыннарына да ярдәм кирәк була. Олы улы фаҗигале төстә вафат була. Аның ике баласы ятим кала. Ул чакта кече улы да ялгыз яши. Оныкларын кызганып, Тәнзилә апа килене белән кече улына бергә булырга киңәш итә. Алар 20 ел матур гына гомер итәләр, аннары гаилә таркала.
– Олы улым бик тә кешелекле, ярдәмчел иде. Гел балалар, картлар йортларына йөрде. Яхшылык эшләргә тырышты. Мин аны тегендә баргач күреп кайттым, ул җәннәттә, – ди Тәнзилә апа. – Әле ирем дә авырып куркытты. Аңа 4 тапкыр инфаркт булды. Бишенчесендә хәле авыр иде. Улым аны сакларга хастаханәгә китте. Шунда миңа шалтырата: “Әни, син көчле бул. Әти өйгә үзе кайтмас инде бүтән”, – ди. Ә мин исә, кайта, әле бергә яшибез, колагына карадым, гомере бетмәгән, дим. Ирем Нәҗипкә – 87 яшь. Аллага шөкер, бер-беребезне аңлап гомер итәбез. Улым да, ул да еш кына гел колак очларын күрсәтеп шаяртып алалар.
Өч зур эш
Узган ел Тәнзилә апа төш күрә. Имеш, өеннән үпкәләп чыгып киткән. Келәт кебек бер җиргә барып керә. Шунда аны бер бабай каршы ала. “Монда иртәрәк килдең әле, бар кайт. Әйтелгән нәзереңне үтисең бар. Туган авылыңда чишмә яңартасың, якын кешеңнең бәхиллеген аласың, ярдәм сорап килгән авыруны терелтәсең”, – ди.
– Чишмәне ясаттым. Башта урынын ничекләр табармын дип борчылган идем. Үзебез эчкән чишмәне яңартырга уйладым. Эзләп килсәм, су кондызлары буа ясап күмеп киткәннәр. Чишмә кызганыч хәлдә иде. Карасам, яр читендә бер кеше утыра. Сәлам бирдем, ә ул дәшмәде. Ачулы караш ташлап, бу сине көтә, дип чишмәгә төртеп күрсәтте дә юкка чыкты. Куркып калдым. Өйгә кайткач, осталар таптым. Яз көне егетләр эшкә кереште. Чишмә мин теләгәнчә килеп чыкты. Өстәл, утыргычлар куйдылар. Мәрмәр тактага үз рәсемемне куйдырып, теләкләремне яздым, – дип сөйли Тәнзилә апа. Әле шушы көннәрдә аны тантаналы рәвештә ачканнар да.
Тәнзилә апа бирегә бер дәфтәр дә калдыра. Килгән кешеләр үз фикерләрен яза икән. Әле менә кичә генә бер хат та калдырып киткәннәр.
– Моннан ике ел элек минем яныма ике ир-ат килгән иде. Казан хастаханәсеннән, өмет юк, дип кайтарып җибәргәннәр. Беренчесен кабул итә алмадым. “Сезгә көчем җитми”, – дип кайтарып җибәрдем. Икенчесен дәваладым. “Сез яшисез әле”, – дип өмет бирдем. Хат Закир исемле шул кешенеке икән. “Минем белән килгән дустым күптән бакыйлыкка күчте. Мин савыктым. Эшкә чыктым, чирне оныттым. Рәхмәт сезгә”, – дип язып калдырган. Тәнзилә апа бабай әйткән чишмәне эшләтә, бер генә түгел, күп кешене сихәтләндерә. Якын кешеңнең бәхиллеген аласың бар, дигәне дә үтәлгән.
Тәнзилә апа җир йөзендәге кешеләрне ничек тә матур яшәргә, тыелганнардан баш тартырга, кушканнарын үтәргә өнди.
– Минем белән гаҗәп хәлләр әле дә була. Төннәрен чыгып китеп йөрим, – ди ул. – Үземне кайдадыр очкандай хис итәм. Күбрәк әрвахлар янында булам. Әле миннән ярдәм көтүчеләр бар. Шуңа да китми торам. Ярдәм сораган кешеләрнең көчем җиткәненә генә булышам. Ниятләрен сизеп торам.
Чыганак: Ватаным Татарстан