Мәзәк хәл, Ольга Бузова үбешкәндә авыз ачарга кирәк дип белмәгән

-- Alfia

// Tatar today //

Ольга Бузова 6 июль — Бөтендөнья үбешү көне уңаеннан үбешү тарихын сөйләде. Бу хакта ул инстаграм да язган.

“6 июль — Бөтендөнья үбешү көне. 2016 елның 6 июлендә, нәкъ 3 ел элек, мин “Под звуки Поцелуев” җырын яздым. Ул вакытта мин, чыннан да, берни турында да уйламыйча, шушы тавышлар астында йоклый һәм уяна идем. Әлбәттә, болар барысы да үткәндә, ләкин шул ел вакыйгалары гомерлеккә бик зур эз калдырдылар. Мин кайбер кешеләрнең шулай ясалма рәвештә оста итеп алдаша һәм ике төрле тормыш белән яшәүләрен беркайчан да аңлый алмам. Әйдәгез, күңелле вакыйгалар турында сөйләшик. Үзегезнең беренче үбешүегезне хәтерлисезме? Мин хәтерлим, барысын да хәтерлим. .. Миңа 13 яшь иде, мин Клайпедта әби янында ял иттем. Анда мин бер малайга ошый идем. Без биш катлы балкон астына кердек һәм кинәт ул мине үбеп алды. Мин бик куркып калдым, үбешүдә авыз ачарга кирәклеген белмәдем, кино актерлары бит иреннәрен генә тигезә! Ә ул телен минем кысылган иреннәрем аша авызга кертергә теләде. Мин аны этеп җибәрдем дә йөгереп киттем. Киләсе үбешү мәктәптә йөргән егетем белән зур классларда укыганда булды. Мин үбешергә бик яратам. Яраткан кешем белән сәгатьләр буе үбешә алам. Ә сез?”, — ди Ольга.

https://www.instagram.com/p/Bzk0hTQoiLe/?utm_source=ig_web_copy_link

 

 

Мәгълүмат Ольга Бузованың инстаграм битеннән

Бәйле