Гүзәл Уразова кыен хәлдә кала

-- Alfia

// Tatar today //

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова кыен хәлдә калган. Бу хакта ул үзенең инстаграм битендә хәбәр итә.

«Правасыз кала яздым! Минем праваны бүген минем язылучыма биреп җибәргәннәр… Ярый әле телефон номерын язып куйган булганнар. Дөресен генә әйткәндә кызыклы ситуация килеп чыкты. Балалар белән яр буенда «веломомобильдә» йөрдек. Аны алыр өчен залогка документ калдырырга кирәк. Шулай итеп минем праваны Хәкимовага биреп җибәргәннәр. Мин килгән идем миңа башка права бирәләр… Очына чыктык, шалтыратып чакырдылар. Праваларны алыштык, таныштык,» — ди Гүзәл Уразова.

 

Мәгълүмат Гүзәл Уразованың инстаграм битеннән

Бәйле