«Туган авылымда мәчетне җимерделәр»

-- Лейла

Татар авылларына килеп керүгә, ерактан ук мәчетнең ае каршы ала. Җирле халыктан да, берәрсенең кайда яшәвен сорасаң, «Мәчеттән астарак», «Мәчеттән сул якка кереп киткәч», – дип, юлны мәчет белән бәйләп аңлата. Мәчет – авыл халкының горурлыгы, аның күз карасы. Тик Аллаһ йорты булырга тиешле урын Актаныш районының Чөгәнә авылында низаг сәбәпчесенә әйләнгән. Еллар буе төзелеп бетә алмаган, соңыннан җимергәннәр. Ә казына башлагач, аның бөтенләй, дуңгыз фермасы кирпечләреннән салынганлыгын ишетеп, егылып китә яздык…

БАШЛАНГАН ЭШ ТАШЛАНГАН

Редакциябезгә Башкортстан республикасының Нефтекама шәһәрендә яшәүче укучыбыз Данис абый Тимершин шалтыраткан иде.

– Минем туган җирем – Актаныш районының Чөгәнә авылында башка сыймаслык хәл булды. Төзелеп бетмәгән мәчетне җимерделәр. 29нчы апрельдә булды бу хәл. Аллаһы Тәгалә барысын да күреп тора бит ул, шул ук төнне мәктәп тә янып бетте, – диде ул.

Данис абый Тимершин озак еллар Нефтекама шәһәрендә яши. Тик туган авылын да онытып бетерми икән – кайтып йөри. Туган нигезеннән тыш, авылы белән бәйләп торган тагын бер әйбер булган – мәчет. 1997нче елның 2нче маенда Нефтекама шәһәре мөхтәсибәте Шәңгәрәев Сабирҗан Әхмәтнур улы белән берлектә биредә Аллаһ йорты торгызу өчен икәүләп фундамент сала алар. Бу изге эшкә читтә яшәгән тагын бер авылдашлары – Свердлау өлкәсендә яшәгән полковник – Чыңгыз Илдархан улы Тимершин дә кушылган. Финанс якларын тулысынча үз өстенә алган Чыңгыз әфәнде. Башта мәчетне агачтан салырга уйлаганнар. Полковник моның өчен буралар кайтарткан.

– Бура бурагач та, мәчетне ясап бетереп булмады, торды да торды ул шунда. Моңа бик борчылдым мин. Чөнки мәчеткә фундамент салган вакытта күп кеше җыелган иде, намаз укыдык, шунда мине Чөгәнә авылының имамы итеп тә сайлап куйдылар. Бу мәчетне салганда ярдәм итәргә теләүчеләр бик күп булган иде. Акчалар да бирделәр – калай, төзелеш материаллары, такталар алган идек. Тик аны салдыру эше озакка сузылды. Өч ел узганнан соң, Чыңгыз авылга кайтты. Мин үзем кайтып, хәлләрен белешеп тордым, тик авылга кайтып төпләнергә дигән ниятем килеп чыкмау сәбәпле, Нефтекамада яшәп калырга туры килде, еш кайталмадым. Мәчетне торгызыйк дип уйлаган идек, тик буралар инде череп беткән булып чыкты, – дип аңлата Данис абый үзе.

Өч ел буе торган, агачтан салына башлап та, салынып бетмәгән мәчетне 2002нче елда кирпечтән сала башларга уйлыйлар. Әңгәмәдәшем аңлатуынча, шушы чорда төп химаяче Чыңгыз Тимершин яман чирдән авырып үлеп киткәч, финанслар килүдән туктаган һәм мәчетнең төзелеше янә ахырына кадәр җиткерелмәгән.

– Мин инде бу мәсьәлә буенча Актаныш районы башлыгы янына да кергән идем. Файдасы гына булмады. Мәчет шулай ярым төзелгән килеш торды, әле торыр иде ул тагын да – быел 29нчы апрельдә җирлек башлыгы кушуы буенча аны трактор белән эттереп җимергәннәр. Эттергәндә мәчетнең бер як дивары шул кадәр көчле тавыш чыгарып ауган ки, халык әйтә, әллә авылга бомба төштеме дип торабыз, диләр. Аллаһы Тәгалә күрүче, белүче – шул ук төнне Чөгәнә авылының башлангыч мәктәбе янып бетте. Ул мәчет янәшәсендә генә урнашкан иде, – дип сөйли Данис абый.

Укучыбызның борчуы бер генә: заманында зур кубарылып тотынган мәчет салдыру эше тәки ахырына кадәр алып барылып җиткерелмәгән һәм Чөгәнәдә мәчет булачакмы, юкмы – билгесез. «Татар авылларында мәчет булырга тиеш дип саныйм мин. Мәчетне җимерергә түгел, төзергә кирәк аны!» – диде ул авыр сулап.

КИРПЕЧЕН ТАРАТЫП БЕТЕРГӘННӘР

Чөгәнә әллә ни зур авыл түгел икән. Әмма район үзәгенә якын – 5 километр гына ераклыкта урнашкан. Авылга килеп кергәч тә, уң якта ватык таш-кирпеч, төзелеш калдыклары күрүгә үк аңлап алдым: димәк, җимерелгән мәчет шушында булган. Мәктәп тә. Тик хәзер ул урында ачыклык. Әлегә ни яңа мәктәп, ни яңа мәчет фундаменты салынмаган.

Мәчетне «җимерүче» дип, шалтыратучыбыз авылдагы тракторчы Фәнил Якуповны атаган иде. Аның белән очрашып, булган хәлләр турында тулырак белешергә булдым. Мин килгәндә Фәнил абый энесе Динар Якупов белән бакча ягында йөри иде. Ни өчен килүебезне аңлаткач, башта кырт кисте:

– Минем ул темага сөйләшәсем килми. Мәчетне җимермәдек, мәчетне сүттек. Җимерү – бер әйбер ул, сүтү – икенче. Ун елдан артык торды инде ул. Үз кулым белән икенче тапкыр сүттем мин аны. Беренче тапкырында сезгә шалтыраткан Данис абыйның үз туганы сүтте – ник анысын күтәрми?! – диде ул. Аның сүзенә энесе дә кушылды:

– Бу мәчет туксанынчы еллар ахырында төзелә башлады.

Төзелеш эше ник шул кадәр озак дәвам иттеме? Свердлау өлкәсеннән үк кызыл кирпеч алып кайтканнар иде. Безнең якларда андый кирпеч гел юк иде әле ул. Ул кирпечләрнең кайсы-кая таралып бетте… – диде Динар абый Якупов.

Ничек инде таралып бетте? – дим аптырап.

– Менә мин хәзер бармак белән төртеп күрсәтәм сиңа. Әнә теге яшел түбәле, кызыл кирпечтән йорт күрәсеңме? Мәчеткә дип кайтарылган кирпечтән салынды ул. Менә бу яктарак торган йортның кызыл кирпечтән салынган янкормасы бармы? Ул да мәчет кирпече. Мунча морҗаларына кадәр шушы кирпечтән ясадылар. Күп кеше ташыды аны…

Ягъни? Мәчеткә дип кайтарылган кирпечне урладыгызмыни бөтен авылыгыз белән?

– Юк, урламадык. Урлап бер әйберсен дә алмадык – әнә, амбар янында әле дә цементлары ята, төзелештә куллану өчен кайтартылган иде, беркем тимәде, сибелеп ята һаман да. Кирпечләрне халыкка бушлай бирделәр. Бушлай дип… Мохтаҗлыгы булган кешеләр килеп сорады да, колхоз рәисе бирде. Аңа да амбарны бушатырга кирәк иде инде. Күпме яткырдылар бит кирпечне – төземәделәр бит мәчетне! – дип сөйли Динар әфәнде.

Бераз тын тордык. Тынлыкны бу юлы тракторчы Фәнил абый бозды:

– Минем беркемгә дә ялагайлануым да түгел, әмма минемчә сезгә шалтыраткан Данис абый бүгенге көндә эшләүче җирлек башлыгыбызның тырнак астыннан кер эзли. Ике мәчетлек материал кайтартылган иде, аны ул вакыттагы колхоз рәисе таратып бетерде, нигә шул вакытта күтәреп чыкмаган Данис абый бу проблеманы? Ике тапкыр салырга тырышып карадылар, ике тапкырында да материал таралып бетте. Башта моны агачтан салырга тиешләр иде. Ул вакытта бригадир булып эшләгән кеше мәчеткә дигән агачлардан йорт салып чыкты. Кемдер йортын салып калды, ә соңыннан материал җитми дип, мәчет эше тукталды. Аннан соң түбәсе капланмыйча ятты-ятты да, череп бетте ул буралар, – ди Фәнил Якупов. Аның сүзенә энесе Динар әфәнде дә кушылды:

– Аннан соң таштан корырга булдылар. Кирпечләр кайтты. Җитә иде ул материал мәчет төзергә. Тик ул чордагы җитәкчеләр бер литр сәмәйгә (самогонга), бер казга алмаштырып тараттылар. Юклык вакыты иде ул, ул вакытта хезмәт хакы да түләмиләр иде. Авыл кешесенә дә җан асрарга кирәк. Сорап килгәч, кире бора алмаганнардыр җирле җитәкчеләр дә. Чыңгыз абый – бу мәчетне салдыручы иганәче чирләп киткәннән соң, мәчет беркемгә дә кирәк булмады. Кирпече җитмәгәч, Актанышбаштагы дуңгыз фермасын сүттереп, монда алып кайтып, кирпечләреннән диварын өйдерделәр. Мин аны үзем өйдем, бер як диварын берүзем күтәргән идем әле. Дуңгыз фермасы кирпеченнән ясаласы мәчет иде бу. Әнә шул чүп-чардан өеп маташтык та без аны, материал җитмәгәч, кабат туктадык. Калды ул шунда. Полковник чирләп үлеп китте дә, башка кемгә дә кирәге булмады… – ди ул.

ЯҢА МӘЧЕТ БУЛЫРМЫ?

Динар абый Якупов әйтүенчә, кирпечтән салына башлагач, төзелеш ун елдан артык шул килеш торган. Соңыннан авария хәленә килгән, яңгыр сулары үтеп кереп, кышын туңып, диварны яргалаган:

– Андый авария хәлендәге бинадан мәчет салып, соңыннан кеше үтереп булмый бит инде анда. Әле җитмәсә дуңгыз фермасын сүтеп кайтарткан кирпечләрдән салынды. Аны бит бөтен кеше белде. Ярар, дуңгыз фермасыннан кайткан булса да, дога укыгач, бетәр иде, тик әйтәм бит, төзеп бетерерлек хәлдә түгел иде ул, җимерелә башлаган иде. Мәчет янында гына балалар мәйданчыгы бар иде. Бала-чага шул мәчетнең төзелеш материаллары белән бер-берсенә күпме зыян салды. Кирпеч ыргытып, елашып… Травмалар булды. Мәчетне җимерү – җирлек башлыгының гына карары түгел, моны бөтен авыл белән хәл иттек, – дип сөйли ул.

Шул ук вакытта, Чөгәнәдәге мәчетне сүттерү сәбәпләрен кемнәрдер башка төрле аңлата. Биредә яңа мәктәп төзергә җыенган булганнар. Тик урын җитмәү сәбәпле, мәчетне җимереп, бераз территориясен киңәйтмәкче булганнар, имеш. Тик тракторчы Фәнил абый Якупов бу сүзләрне кире какты:

– Без мәчетне 29нчы апрельдә сүтә башладык. Безнең исәп – аның диварындагы дуңгыз фермасыннан кайтартылган кирпечләрне генә җимереп, шул ук фундамент өстендә яңа мәчет торгызу иде. Тик Алла бабай карап тора бит ул – мәчеткә кул тыгуыбыз булды, 30ына каршы төндә янындагы мәктәп тә янып бетте дә, эшләр үзгәреш алды. Без авылга мәчет кирәкми димибез – булсын ул. Финанслау булса, менә бу турга салырга иде инде авыл халкының планы, – дип авыл читен күрсәттеләр әңгәмәдәшләрем. – Данис абый ул «башкортта» яши, монда Сабантуйга кайтты да, «ужас»ны күрде дә хәзер тавыш чыгара. Ник мәчет төзелгән вакыттагы «ужас»ларны күрмәгән соң ул? Төзеттереп бетерсен иде!

… Бу мәсьәлә уңаеннан без Чөгәнә авылы караган Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Лилия ханым Хәйдәрова белән дә очраштык. Нинди мәсьәлә буенча килүебезне белгәч, «Уф, бик коточкыч кыйсса ул», – дип башлады җитәкче сүзен.

– Җирлек башлыгы вазыйфасында тугызынчы ел эшлим. Мин эшкә кергәндә дә мәчет бик аяныч хәлдә иде. Ул бик куркыныч хәлдә торды, мәчетнең төзелеп бетмәгән бинасы өстеннән балалар да йөрде. Шуннан соң ата-аналардан, халыктан мөрәҗәгать керде дә: «Сүттерик инде Лилия, бу хәлдә тормасын», – диделәр. Барыбер монда аягымны-кулымны бөтенләй тыкмадым. Бу мәчет булгач, сүтелергә тиешле әйбер түгелдер инде, дип, гел кулым бармады минем моңа. Тимим дидем һәм тимәдем дә. Быел халык үзе җыен сорады, Актанышның баш мәчете имамын Руслан хәзрәтне, хакимият йортыннан Аппарат җитәкчесе Альберт Мөдәрифовичны чакырттым. Руслан хәзрәт иң беренче егетләре белән төшеп карады, территориянең чынлап та ямьсез хәлдә ятканын күрде. Ни өчен ямьсез хәлдә яткан, чөнки халык моңа акча җыеп, төзелешне дәвам итәргә каршы килгән. Чөнки бактың исә, аның кирпечләре дуңгыз фермасын сүткәннән калган кирпечләр икән! Мин бу әйбергә шаккаттым, нишләп инде өлкән яшьтәге кешеләр белә торып дуңгыз фермасыннан мәчет салдырган, дим. Шушындагы егетләр: «Үзебез салдык, үзебез сүтәбез», – дип, сүттеләр аны. Сүз булмасын өчен, мин яннарында тордым, – ди җитәкче.

Чынлап та, Чөгәнә авылында яшәүчеләр җыелышының беркетмәсе бар. Анда бу мәчет мәсьәләсе каралган. «Салына башлаган мәчетне – сүтәргә, чөнки җимерелеп, куркыныч хәлгә килде. Яңа мәчетне авыл башына урын билгеләп, шунда төзергә кирәк», – дигән тәкъдим кертелгән. Аны әлеге дә баягы тракторчы Якупов Фәнил абый керткән булган. Бер тавыштан кабул иткәннәр. Дөрес эшләгәннәрме – юкмы, һәрхәлдә, дуңгыз фермасы кирпеченнән салынган мәчет барыбер халыкка иман нуры таратып, горур бина булып утыра алмас иде. Бу бит дин ягыннан да башка сыймаслык хәл.

Менә шул рәвешле, апрель ахырында Чөгәнәнең ике иске бинасы бер тәүлектә юк ителгән. Тик аларга алмаш булачак. Яңа мәчет кенә түгел, Чөгәнәдә яңа мәктәп тә салыначак, дип сөйләде Лилия ханым. Иске мәктәпне исә, төзелеп бетмәгән мәчетне җимерү аркасында Аллаһы Тәгалә кисәткәнгә түгел, электр чыбыкларында кыска ялганыш булу сәбәпле янды, дип аңлатты.

Көзгә кадәр яңа мәчетнең нигезен салачакбыз, дип вәгъдә итте җирлек башлыгы. Хәтта бу эш өчен акча җыю да башланган ди. Тик менә бу юлы ахырга җиткерә алырлармы – монысын инде вакыт күрсәтер…

Чыганак: Безнең гәҗит

Бәйле