Җәвит Шакиров Салават Фәтхетдиновка шелтә белдереп «бармак күрсәтә»

-- Alfia

// Tatar today //

Салават Фәтхетдинов каен җиләге җыюын һәм җиләккә бәйле рәвештә Җәвит Шакировка “төрттерү”ен инстаграмда сөйли.

Хәзер җиләк вакыты. Артистлар да кышка җиләк җыеп калырга тырыша. Салават Фәтхетдинов белән Җәвит Шакиров, бер-берсен уздырып, җиләк эзли.

“Башкортстаннан кайтышлый, юл өстендә җиләк сатучылар янына туктаган идем. Әй, Җәвит соңга калдың, менә бу кеше килеп туктап, (Салаватның фотосына күрсәтә) бөтен җиләкне алып бетерде, диделәр. 16 чиләк җиләк алгансың, хоть бер генә чиләген калдырсаң да, нәрсә буладыр инде ә? Миңа калганы шушы инде”, — дип, Җәвит әфәнде Салават Зәкиевичкә шелтә белдереп бармак күрсәтә.

Үз чиратында популяр җырчы: “Җир җиләгенең вакыты бетмәсә дә, безнең план тулды. Менә бүген җыеп кайттым каен җиләге, тагын Җәвиткә калмады инде, Җәвит алдында гафу үтенәм. Кышкылыкка әзерләнегез. Иң файдалы җиләкләрнең берсе – каен җиләге. Мөмкинчелегез булса, табыгыз, әз генә булса да запас әзерләп куегыз, сезнең тазалык сезгә кирәк, исән-сау булыгыз”, — ди.

Шушы видеоязма астында фикер алышу бара. “Бигрәк җиләк яратасыз инде, Салават Зәкиевич”, “Ай-хай малай, монда бөтен Татарстан җиләге ахры! Тагын Җәвиткә калмаган, безне әйтәсе дә юк инде”, “Салават абый, каян җыярга була моны, мин дә барып кайтыр идем”, “Моны җыйсагыз, бетәсез сез”, “Базардан җыеп кайтканга охшаган шул, Салават Зәкиевич. Каен җиләге белән чәй әчәргә киләсе булыр инде”, “ Салават абый, ну күп ашыйсың да икән ә? Молодец, ашаган атта өмет бар”.

 

 

Мәгълүмат Салават Фәтхетдиновның инстаграм битеннән

Бәйле