Рөстәм Нәбиев: «Барысы да сатып алынган һәм акчаны кире кайтарып булмый»

-- Alfia

// Tatar today //

Рөстәм Нәбиев беркайчан да диңгез күрмәгән әниләрен Төркиягә ял итәргә җибәргән. Бу хакта ул инстаграмда язган.

Башкортстанда туган Рөстәм хәрби хезмәттә зур фаҗигагә очрый һәм аякларын югалта, ләкин үзен югалтмый. Тормыш сынаулары каршында югалып калмыйча, матур гаилә корып яши. Бүгенге көндә ул профессиональ спортчы.

Рөстәм 62 яшьлек әниләрен Төркиягә сәяхәткә озаткан. Бу фикер үзен үстергән апасы турында язган постка Маргарита Деянның тәкъдименнән соң туган.

“Бу сүзләр минем күңелемә кереп утырды, күп нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр итте.

Ә бит чынлап та, исерек иренең кыйнаулары, шуның аркасында абзарда кунулар, дүрт баланы тәрбияләү, хуҗалык, бакчалардан кала, апам үз гомерендә нәрсә күргән?” — ди ул.

Егет озак уйлап тормый, әниләренә диңгезгә юлламалар сатып ала. Кыскасы, алар өчен сюрприз әзерли.

Апасы тәкъдимне тыныч кабул иткән, ә әнисе тулысынча “шокта” калган.

– Мин беркая да китмим. Сыерым бар, бакчам бар. Мин, гомумән, очудан куркам. Ә самолет килеп төшсә, әтиең кем белән калачак? Ул бит соңыннан башка хатын табачак. Юк, юк ,юк, — дип җавап бирә улына әнисе.

Рөстәм барысы да сатып алынганлыгын һәм акчаны кире кайтарып булмаганын аңлатып, әниләрен диңгезгә барырга күндерә.

– Менә шундый эшләр. Аларны әз булса да бәхетле иткәнем өчен мин бик шат, — дип язган Рөстәм.

 

 

Мәгълүмат Рөстәм Нәбиевнең инстаграм битеннән

Бәйле