Ришат Төхвәтуллиннан «Малай на белом барсе» дип җырлаучы Лейна турында сораштык

-- Alfia

// Tatar today //

7 июль Горки-Әмәт урман паркында “Болгар радиосы” ачык һавада концерт оештырды. Биредә татар эстрадасының популяр артистлары белән беррәттән радио хезмәткәрләре дә җырчылар белән тамашачы инде яратып өлгергән җырларны дуэт буларак башкарды. Tatar Today хәбәрчесе дә әлеге чараны тамаша кылды һәм артистлар белән төрле темаларга фикер алышты. Алар арасында Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин да бар иде. Аннан Tatar Today хезмәткәре «Малай на белом барсе» дип җырлаучы Лейна турында сорашты. Әлеге сорау-җавапларны сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез.

— Күргәнсездер инде, җырчы Лейнаның яңа клибы дөнья күрде. Мондый җырларга мөнәсәбәтегез нинди?

— Карамадым. Күрмичә әйтә алмыйм.

— Русчалы-татарчалы җырларны татар теленә начар тәэсир итә дип санамыйсызмы?

— Гомумән, татар эстрадасында яңа жанрлар барлыкка килсә, башта аны бик нык хурлыйлар, ә аннан ияләшкәч, тыңлый башлыйлар. Әлегә бәя биреп булмый.

—  Яңа юнәлешләргә, ачышларга мөнәсәбәтегез нинди?

— Яңалыкны мин яратам. Әгәр сыйфатлы һәм әйбәт булса.

— Ә үзегез шундый юнәлештә җырлар идегезме?

— Гомумән, мин төрле жанрларда җырлап карарга тырышам. Беренче елларда гел классик җырлар булса, икенче елларда халык җырлары керә башлады, аннары инде эстрада җырлары керде. Быел да төрле хәлләр булырга мөмкин. Әйттек бит инде, хәтта бии дә башладым. Яңалыкларны яратам, ансыз мөмкин түгел.

 

Бәйле