Луиза Хәйруллинаның ире акчаны кая куйганын сөйләгән

-- Alfia

Башкортстанда банктан 20 млн. сумнан артык акча урлап качкан кассир Луиза Хәйруллинаның ире, азартлы уеннар уйнап, барлык акчаны да тотып бетерүе хакында сөйләгән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

«Хәзер ул Мәскәүгә телевидениегә барырга җыена, анда аны тапшыруга чакырганнар, һәм Россиялеләрдән банкка кире кайтару өчен, акча җыярга сорарга җыена. Ул хатынының рәшәткә артында утыруын теләми», — дип шәрехли агентлык әңгәмәдәшенең сүзен.

Исегезгә төшерәбез, Хәйруллина хәзерге вакытта тикшерү изоляторында ялгыз камерага урнаштырылган. Аны 4 июльдә Казанда фатирда тоткарлыйлар, тик анда акча табылмый. Башкортстаннан политолог Азамат Галин кассирның яклаучысы булып чыгыш ясарга һәм аңа яхшы адвокат табарга карар иткәч, аңа янаулар килә башлаган.

Луиза Хәйруллина һәм аның гаиләсенең зур күләмдәге акчаны урлап качу вакыйгасы халыкны “уянырга” мәҗбүр итте. Гаиләне айдан артык эзләделәр. Тоткарлаганнан соң, балаларны Хәйруллинаның әтисенә тапшырганнар.

 

Мәгълүмат ria.ru сайтыннан

Бәйле