Миләүшә Зарипова: «Нинди коточкыч шартлар булганын әле дә хәтерлим»

-- Alfia

// Tatar today //

Блогер Миләүшә Зарипова үзе белән булган күңелсез хәлләрне искә ала.

«Кайчандыр нык борчыган нәрсәләр турында сөйләргә күптән теләгән идем. Сүзем Боровое Матюшино Республика клиник хастаханәсендә ничек тернәкләнү  узуым турында. Әлеге тернәкләндерү үзәгендә нинди коточкыч шартлар булганын әле дә хәтерлим.

Умыртка баганасы җәрәхәтләнгәннән соң операция ясагач, мин аркага пластин куелып, 6 ай хастаханәдә яттым. Кыш көне, хастаханәдән институтка бардым, сессияне тапшырдым. Хастаханәдән соң мин Боровое Матюшино реабилитация үзәгендә дәваландым. Анда эләгү җиңел түгел, кешеләр 4 әр ай үз чиратларын көтә иде. Әнинең дус кызы танышлар аша мине хастаханәдән соң  чиратсыз кертергә дип сөйләште. Бу тернәкләндерү үзәгендә мин 5 ел яшәдем. Ул вакытта анда эшләгән барлык хезмәткәрләр дә мине әле дә хәтерли.

Беренче тапкыр шунда килгәч, миңа инструктор белән бер шәхси дәрес 500 сум тора һәм 40 минут дәвам итә, дип хәбәр иттеләр. Шулай ук шәхси дәвалау белән шөгыльләнгән  табиблар, бары тик 20 минут шөгыльләнгән  өчен шул ук акчаларны алган. Мин ул вакытта 1700 сум пенсия ала идем. Һәм дөресен әйтәм, мин мондый тәртипләрдән бик гаҗәпләнгән идем.

Ул елларда табиблар һәм инструкторлар инвалидлар хисабына үз кесәләренә бик зур акчалар салып куйган, аларның бер көндә минем айлык пенсиям чыккан. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, реабилитация безнең өчен түләүсез булырга тиеш иде,» – ди Миләүшә Зарипова.

 

Мәгълүмат Миләүшә Зарипованың инстаграм битеннән

Бәйле