Нигә бездә гадәти булган 10 ризыкны чит илдә ашамыйлар?

-- Лейла

Түбәндә без санап китәчәк бу ризыклар чит илләрдә зыянлы, кайсыберләрендә аларның диненә һәм гореф-гадәтләренә туры килми дип санала.

 

Мәсәлән, күпләребез балаларына сатып алган “M&M’s шоколады.
Франциядә мәктәпләрдә кетчуп кулланырга ярамый. Нәзакәтле французлар кетчуп куллану балаларның яхшы ризыкка, бигрәк тә француз томатына, зәвыгын боза дип саный.

Сингапурда 2002 елда мәк белән көрәш компаниясе үтте. Мәк орлыкларын наркотикка тиңләп, илдә составында мәк булган барлык камыр ашларын сатуны тыйганнар.

Кытайда буддизм сакланган кайсыбер төбәкләрдә сарымсак ашау тыелган.
Иранда латук салатын ашау тыелган. Илдә ул “Хас” дип атала. Ә бу сүз езидларда бер изгенең исеменә охшаш икән. Шуңа да аны ашарга ярамый, имеш.

Безнең илдә һәр кибеттә, һәр супермаркетта тулып яткан киндер-сюрпризларны Американың бер кибетендә дә табып булмый. Эчендә ашарга яраксыз пластик уенчык булганлыктан, аны куллану закон белән тыелган.

Һиндстанда Макдональдсларда легендар БикМак урындагы традицияләргә туры китереп эшләнә. Шуңа да андагы кәтлит – сыер итеннән түгел, чөнки илдә дини карашлардан чыгып сыер итен кулланырга ярамый.
Танзания, Кения, Египет кебек илләрнең кайсыбер кабиләләрендә балык тоту, аны ашау тыела. Җитмәсә, балык яраткан, аны ашаган, балык ашларына яхшы мөнәсәбәттә булган кешегә кияүгә чыгу зур хурлык санала.

Чыганак: Домашний.ру

Бәйле