«Саф динебезне бу рәвешле бозуларын мин бер дә кабул итмим»

-- Alfia

«Безнең гәҗит»нең 5нче июнь санында (№ 22, 2019) «Без коллармы, әллә наданнармы?» дигән мәкаләне кат-кат укып чыктым. Бу язма төрле кешедә төрлечә фикер калдырырга мөмкин.

Әйе, коллар булган ул. Алар хәзер дә бар. Ләкин борынгы заманда коллар яхшы яшәгән, аларны яхшы ашатканнар, киендергәннәр, дәвалаганнар. Начар шартларда яшәсәләр, алардан гладиаторлар чыкмас иде.

Коллык чорын мин дә үз җилкәмдә татып карадым. 1943нче елны 9 яшемнән колхозның колы булдым. 6 ел буе ат караучы булып эшләдем. Атнага кило ярым вика оны бирәләр иде. Бәрәңгене кабыгы белән чапкалап, шушы онны болгатып, баланда ясап эчә идек. Ул тозсыз була иде. Аякта оек-чабата, өстә таланган бишмәт, ягарга утын, ут яндырырга керосин, шырпы юк. Тәүлегенә 10-12 сәгатем атлар янында уза. Сталин бабай безне шулай тәрбияләде, эш белән үстек. Хәзерге яшүсмерләрнең тормышы оҗмах.

Ялганчы яки хәйләкәр кешеләр беркайчан да кол булмый; йә түрә, йә депутат була. Түрә янына керә алсаң, ул сине ялганлап чыгара, вәгъдәсен үтәми. Ләкин аның янына керү өчен дә теге дөньяда сират күпере дип аталган киртәләрне үтеп керергә кирәк. Аларга хәтта хатлар да үтеп керә алмый. Укып кына түрә булып булмый. Анысы икенче мәсьәлә. Эш күрсәтеп тә түрә булып булмый.

Ә наданлыкка килсәк, анысы җәмгыятьтән килә. Революциягә кадәрге патша Русиясендә фәнне үстерүгә каршы килүчеләр булган, ә гимназияләрдә бай балалары гына укый алган. Бездәге наданлык әле дә сизелә: катлаулы чирләрне чит илләрдә генә дәвалый алабыз. Авылларда исә өшкерүче карчыклардан гайре дәвалаучысы да булмаган. Хәзер дә шулай ул. Әнә муллалар вәгазь сөйли. Берсе болай ди: «Аллаһы Тәгалә кешеләргә чирне гөнаһларын юар өчен бирә. Авыру кеше чире хакында беркемгә дә әйтергә тиеш түгел, өеннән чыкмаска, бары тик үлем турында гына уйларга тиеш». Бу сүзләр Мамадыш районы Ишки авылы мәчетенең манара башына куйган микрофоннан яңгырый. Менә монысы наданлык инде. Җыен надан коммунистлар муллага әверелеп, мәчетләргә кереп урнашты. Саф динебезне бу рәвешле бозуларын мин бер дә кабул итмим. Наданнарга мәчеттә урын булмаска тиеш.

Әнием 1916нчы елны Чистай мәдрәсәсен тәмамлаган. Ач-ялангач сугыш елларында да намазын укыды. Менә ул да гомере буе 1 таякка колхозда кол булып эшләде. Аны бөтен авыл халкы хөрмәт итте. Мин аны Казанның ак абыстае Сәйдә Аппаковага охшатам. Сәйдә Аппаковага да тәрбия мәсьәләләре буенча ясаган чыгышлары өчен профессор дәрәҗәсе бирерлек. Мин үзем дә 55 ел буе мәктәптә тәрбия эше белән шөгыльләндем. Иң элек тәрбия кирәк.

Кави МОРЗАХАНОВ,

Түбән Кама шәһәре

 

Фото - localway.ru, мәгълүмат beznen.ru сайтыннан

Бәйле