Башкортстанның Иглино авылында кечкенә бала белән бәхетсезлек очрагы булган. «Башинформ» агентлыгына хәбәр ителгәнчә, әнисе өйдә хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгән вакытта, бер яшьлек бала арбасыннан шуып төшеп, су тутырылган чиләк кырыена ябыша. Башы белән чиләккә чума һәм суда тончыгып һәлак була. Әнисе аны шундый хәлдә таба.
Вакыйга урынында тикшерү эшләре бара.
Мәгълүмат bashinform.ru сайтыннан