Красноярскида ике хатын-кыз күршесен музыка тавышы аркасында буарга маташа

-- Alfia

Красноярскида ике хатын-кыз күршесен музыка тавышы аркасында буарга маташкан. Бу хакта 9 июль  Росгвардиянең төбәк идарәсенә сылтама белән “РИА Новости” хәбәр итә.

Хатын-кызларга түбән каттан ишетелгән музыка комачаулаган. Алар күршеләренә төшәләр һәм ишеккә шакыйлар. Кыз аларга ишек ачкач, хатын-кызлар аны идәнгә егып, буа башлыйлар. Кыз, алар кулыннан ычкынып, качып котыла алган.

Соңрак һөҗүм итүчеләрне хокук сакчылары тоткарлаган. Хатын-кызларга карата “аңлы рәвештә сәламәтлеккә зыян салу» маддәсе буенча эш кузгатылган.

 

Мәгълүмат: ria.ru

Фото: iz.ru

Бәйле