Әби тузганаклар ашап тукланган…

-- Лейла

Уфаның Калинин районы Максимовка авылындагы вакыйга хакында ишетмәгән-белмәгән кеше калмагандыр. Виктория Корчагина очраклы рәвештә  авыл урамыннан үтеп барганда елап беткән,  хәер  сорашкан әбигә тап була  һәм Интернет челтәренә пост яза. Күз ачып йомганчы социаль челтәрләрдәге пост дистәләрчә “лайк”лар һәм комментарийлар җыя. Тиз арада Кочкина Антонина  әбигә дистәләгән волонтерлар, бергәләп җыелып,   кием-салым, ипи, йомырка, ярмалар,  йогыртлар һәм башка азык-төлек китерә. Соңгы мәгълүматлар буенча, әбинең газ өчен җыелган 35 мең сум бурычын да түләүчеләр табылган.

Инстаграмда популяр блогер Диана Данилова ачлыктан интегүче Тоня әбигә  сатып алынган ризыклар бозылмасын өчен суыткыч алып бирә. Телсез инвалид улы белән яшәгән карчыкка бу азык-төлек байтакка җитәргә тиеш. Үзенең һәм авыру улының пенсиясе  (28 мең сум) Тоня әбигә бөтенләй эләкми ди. Аны тиененә кадәр оныгы Анастасия алып бетерә икән.

Опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре дә Тоня әби янына  килә һәм социаль челтәрләрдәге мәгълүматны тикшерә. Чынлап та,  83 яшьлек Антонина Кочкина ишетмәүче инвалид  улы белән бергә яши һәм ай саен пенсия ала. Пенсиянең ай саен китерелүен почтальон раслаган. Аларны  Антонина Григорьевнаның оныгы Анастасия килеп карап йөри  икән. Ул атна саен килеп йортны җыештырган һәм азык-төлек сатып алган.

Опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, Антонина Кочкинаның  сәламәтлегендә  тайпылышлар бар, ул шул сәбәпле урамга чыккан да инде.  Диагнозын ачыклар өчен медицина ткишерүе үтәргә кирәк.  Алар гаиләне контрольгә алган, социаль хезмәткәр беркеткәннәр һәм гаиләгә тиешле социаль-психологик ярдәм күрсәтер өчен Анастасияне приемга чакырганнар.

Ә волонтерлар әле Тоня әбинең өен ремонтлар өчен материаллар җыю белән мәшгуль.
Әле оныгы Анастасия Тоня әбине опекага алу эшен башларга тора. Яшь әни Анастасиягә ремонттан соң Тоня әбигә күченергә тәкъдим иткәннәр. Мәсьәлә әле район хакимияте контроленә алган. Волонтерлар әбигә ярдәм итүне дәвам итә.

Чыганак: "Башинформ"

Бәйле