Луиза Хәйруллинаның ирен Уфа аэропортында тоткарлыйлар

-- Alfia

Банктан 20 млн сумнан артык акча урлауда гаепләнгән Луиза Хәйруллинаның ирен бүген Уфа аэропортында тоткарлаганнар. Гаилә башлыгын самолеттан полиция хезмәткәрләре каршы алган һәм видеога төшергәннәр. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, Марат Хәйруллин Салават шәһәрендә полиция бүлегендә билгеләнергә тиеш булган, әмма килмәгән. Ул Мәскәүгә тапшыруда катнашырга киткән булган. Бүген Беренче каналда «Пусть говорят» тапшыруында гаилә башлыгы банктан урланган акчаның кая китүе турында сөйләячәк һәм акча җыю турында игълан итәчәк.

Моннан тыш, 11 июльдә 10.00 сәгатьтә Уфа судында Луиза Хәйруллинаның кулга алу турындагы шикаяте каралачак. Аның адвокатлары өй арестына яки беркая да китмәү турында гариза язу чарасына ирешергә тырыша.

 

Мәгълүмат:  «Башинформ»

Бәйле