Ришат Шәйхетдинов: «Ике ай сөйләшә алмыйча хастаханәдә яттым»

-- Лейла

– Ришат, сөйләшкәндә тотлыга­сың. Бу кимчелек балачактан озата киләме?

– 1998 елда урамнан барганда бик каты кыйнадылар. Бөтен тәнем кара янып беткән иде. Миңа ул вакытта 15 яшь. Ике ай сөйләшә алмыйча хастаханәдә яттым. Менә шуннан тотлыгып калдым инде. Кыйнаучыларга бернәрсә булмады, аларны тапмадылар. Шундый куркыныч заманалар иде бит. Бөтен җирдә тәртипсезлек. Әни мин күңелсезләнмәсен дип, хастаханәгә радио алып килде. Көннәр буе җыр тыңлый идем. Татар җырлары яңадан тормышка кайтырга булышты. Җырласам, тотлыгуым да сизелмәс, дип уйладым. Хастаханәдән чыккач, мәдәният үзәгенә йөрергә керештем. Ике ел анда җырлаганнан соң, “Йә башкортча гына җырлыйсың, яки бөтенләй җырламыйсың”, диделәр. Сайларга туры килде. 17 яшемдә Чаллыга китеп бардым. Анда “Сердәш” ансамбленә эләктем. Хәния Фәрхи, Салават абыйлар белән эшләргә туры килде. Салават абыйга әле дә аранжировкалар ясыйм.

– Сәхнәдә җырлаганда бер дә тотлыкмыйсыңмы?

– Кайвакыт сәхнәдә сөй­ләгән вакытта да юкка чыгып ала ул. Кайберәүләр “фонограммага җырлыйдыр бу” дип тә уйлыйдыр инде…

Таныш булмаган кешеләр янында бик сөйләшергә тырышмыйм. Фикеремне әйтеп бетерә алмаган чаклар да булгалады. Андый чакта “Эх, ник тотлыгып калдым инде” дип үземне орышып алам. Ә дуслар, җырчылар арасында уңайсызлану юк. Кимчелегем бик беленми дә бугай инде. Күнектеләр. Әллә нинди кулсыз-аяксыз кешеләр дә тырыша-тырмаша дип уйлап, үземне тынычландырам. Мин язмышымнан канәгать!

Бәйле