“Акылсыз ирдән бала табарга җыенасыңмы?»

-- Alfia

Инстаграм челтәрендә катлаулы гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы сәхифә алып барыла. Шундагы бер язманы сезгә дә тәкъдим итәбез.

— Ирем белән 5 ел йөрдек, мин ультиматум куймасам, өйләнергә уенда да юк иде. Хәзер “зря” алай эшләгәнмен дип уйлыйм. Өйләнештек, никах ясадык, 1 ел яшибез инде минем фатирда. Тик ирем гаилә тормышына ияләнеп бетә алмый әле. Гел дуслары белән күрешә, мин өйдә калам. Алар белән күрешсә, эчмичә калмыйлар, өйгә төнге 2-3 тә кайта. Кая йөрисең дисәм, «пилишь» мине гел, әнигә китәм, ди. Мин әйтәм, әйдә бала табыйк алайса. Ә ул бала теләми. ЗАГСка барып язылышыйк дигәч, сиңа ул нәрсә бирәчәк, ди. Инде аерылышырга дип уйлый башладым.

Әлеге язма астына төрле фикерләр, киңәшләр калдыралар: “Акылсыз ирдән бала табарга җыенасыңмы? Атасы 2-3 ләргә кадәр “гулять” итеп йөргәч, нинди бала? Хәзер шундый булгач, үзгәрә дип уйлыйсызмы? Шулай йөри торгач, башканы табып китәр?;  Нишләп өйләнәсе килмәгәч, өйләнергә мәҗбүр итәргә иде?; Кирәкми ул сиңа. Күренеп тора ич, сине яратмый, хөрмәт итми, беткәнмени башка егетләр?”

 

Мәгълүмат: serleshik
Фото: youtube03.com

Бәйле