Камчаткада җирнең өске катламы эри

-- Лейла

Камчаткада аномаль эсселек аркасында җирнең өске катламы эри башлау сәбәпле бер торак йортның нигезе какшаган.

Ашыгыч рәвештә 51 кешене эвакуацияләргә туры килгән. Шуның 20се – балалар.
Йорт Пенжин районының Аянка авылында урнашкан. Монда соңгы көннәрдә 50 градус эсселек теркәлде.
Камчатка крае губернаторы Владимир Илюхин тиз арада урындагы властьларга йортның нигезе какшавының төгәл сәбәбен  ачыкларга кушты. Белгечләр чыгарган нәтиҗәгә карап йортны ремонтларгамы, әллә яңаны салыргамы икәнен хәл итәчәкләр.

Чыганак: Вести.ру

Бәйле