Филүс Каһиров бу җәйдә тамашачы ишетеп, «ах» иткән дуэтка аңлатма бирде

-- Гузель

//Tatar today//

Атказанган артистлар Айдар Галимов һәм Филүс Каһиров башкаруында “Авылым Мәтәүбашым” дуэтын халык бик яратып кабул итте. Бу дуэт хакында “Tatar Today” Башкортстан һәм Татарстан республикаларының атказанган артисты Филүс Каһиров белән сөйләште. Ул Айдар Галимовка бик рәхмәтле һәм киләчәктә аның белән дуэт башкарырга тели.

– Филүс әфәнде, Айдар Галимов белән дуэт җырлау идеясе кайчан туды? Бу күптән планлаштырылган идеме, очраклы гына килеп чыктымы?

– Айдар абый Галимов белән хыялда, әлбәттә, кайчан да булса бер дуэт җырларга дигән теләк бар инде. Бу чыгышны мин тулысынча дуэт дип әйтмәс идем.  “Авылым Мәтәүбашым” җыры Айдар абый Галимов репертуарында, мин ахырдан, кушымталарда гына кушылып, рәхәтләнеп җырлыйм. Ул җыр Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылының гимнына әйләнде. Бу бер төрле планлаштырылган да түгел, традицион җыр.

– Сез күптәннән дусмы? Беренче тапкыр кайда күрешеп сөйләшкән идегез?

– Айдар абый белән күптәннән дус дип әйтә алам, чөнки безнең беренче очрашу Уфада үткән “Туган тел” яшь башкаручылар конкурсында булды. Мин шунда катнашкан идем, ул вакытта Октябрьский музыка училищесында укый идем. Айдар абыйның ул вакытта, күрәсең, үзенең группасына яңа җырчылар эзләгән чагы булган. Шунда беренче тапкыр очрашып исәнләшкәнем хәтердә. Сентябрь айларында ул Октябрьскийга концерт белән килгән иде, концерттан соң мине күреп калды һәм беренче октябрь көнне студиягә чакырды. Уфада Барс медиа компаниясендә татар җырының “Фабрика звезд” дигән бер өлеше бар иде һәм аңа төрле төбәкләрдән яшьләр эзләделәр. Шунда мин зона турында чыгыш ясап, Айдар абыйның хәер-фатихасы белән Казанда “Татар җыры”ның гала-концертында катнашкан идем. Мин Айдар абыйга бик зур рәхмәтле. Аның хәтере бик яхшы, ул һәр кешенең җырын, исем-фамилиясен истә тота, игътибарсыз калдырмый.

– Бу аның белән беренче генә дуэтмы? Халык яратып кабул итте кебек, Сезнең дуэтны тагын күреп булачакмы?

– Әйтәм бит моны әллә ни дуэт дип әйтеп булмый, ләкин аның белән киләчәктә тулысынча җыр башкарырбыз, Алла бирса, дигән хыял бар. Бу җырны кешеләр яратып кабул итәләр, чөнки җыр бу авылның гимнына әйләнеп бетте бит инде.

– Ир-ат белән дуэт ул төрлечә кабул ителә түгелме? Америкада бергә җырлар идегезме?

– Белмим, кем ничек кабул итәдер. Андый шәхес белән дуэт җырлау — хыялларны тормышка ашыру. Айдар абый белән Америкада гына түгел, дөньяның төрле төбәгенә барып җырларга дисәләр дә, мин барып җырлар идем, чөнки мин аны бик ихтирам итәм.

 

Бәйле