Сочида яшь ярымлык кыз белән кунакханәнең 8 катында фаҗигале хәл була

-- Alfia

Сочида яшь ярымлык кыз, кунакханәнең 8 катыннан егылып төшеп, һәлак була.

Тикшерү комитетының җирле идарәсе хәбәр иткәнчә, бала әтисе белән кунакханә номерының балконында булган. Уен вакытында кыз пыяла балкон коймасына бәрелә. Пыяла аның авырлыгына түзми һәм ярыла.

Алынган җәрәхәтләрдән бала һәлак була.

Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылды.

 

Мәгълүмат business-gazeta.ru сайтыннан
Фото glassproff.ru сайтыннан

Бәйле