Бала сатып алган өчен 3,5 елга утыртканнар

-- Лейла

Мәскәү шәһәрендә гомер кичерүче 38 яшьлек Светлана Попова Киевтан килгән 28 яшьлек Виктория Мацепуланың яңа туган сабыен сатып алуда гаепләнеп, 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

Светлананың 19, 20, 21 яшьлек балалары берничә ел элек вафат булган картәтиләренең фатирында яшәгәннәр. Әниләре бу фатирны сатам дигәч, үч итеп, бала алу серен полициягә җиткерәләр.
Ни өчен бала сатып алырга уйлаган?

Светлана яңа ире белән кавышкач, табиблар аңа авырга уза алмаячагын әйтәләр. Бәхетен тулыландыру өчен хатын уртак бала табудан өметен өзми.
Бервакыт «таксовать» иткән вакытта  (ул такси водителе булып эшләштергән) Киевтан килгән 28 яшьлек Виктория белән таныша. Юлда барганда ул Светланага үзенең авыр язмышы турында зарланып ала. Үз илендә балалары булуын, ә йөрәк астында йөрткәнен табарга да теләмәвен  сөйләп бирә. Светлана аңа абортка бармаска куша, ә бала тугач, үзе сатып алырга тәкъдим итә. Авырлы хатын шатланып ризалаша. 80 меңгә килешәләр.
Якыннарына һәм сораучыларга Светлана сабыйны үзем таптым дип алдый.


«Балигъ булмаган балаларны сату» маддәсенә ярашлы 10 елга кадәр хөкем карары көтелгән. Ләкин Гагарин суды хатыннарның икесенә дә 3,5ел биргән.

Автор: Өмет газетасы/Ләйсән Каспранова
Чыганак: КП-Уфа

Бәйле