Татарстанда авыл буасында бала батып үлә

-- Лейла

Татарстанда авыл буасында бала батып үлгән. Татарстанның Азнакай районында буада, олыларсыз су коенгада, бала батып үлгән, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

112 номеры буенча хәбәр 13 июльдә 14:36 сәгатьтә килә.  17:22 сәгатьтә коткаручылар ярдан биш метр ераклыкта малайның гәүдәсен таба һәм полицейскийларга тапшыра.

Өч бала җирле буага су коенырга килгән була.  Малай бата башлагач, дуслары ярдәм сорап яндагы балыкчы янына чабалар, тик соң була инде.

Фото: pixabay.com

Чыганак: kazan.mk.ru

Бәйле