Әлмәттә тугыз катлы йортта янгын чыга

-- Alfia

Төзүчеләр проспектындагы йортта чыккан янгында, дүртенче каттагы фатирның кунак бүлмәсен һәм бишенче каттагы балконны ут камап алган.

Әлмәттә тугыз катлы йортта чыккан зур янгында 88 яшьлек хатын-кызны коткарганнар. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“13 июль көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Төзүчеләр проспектындагы тугыз катлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр иттеләр. Дүртенче каттагы фатирның кунак бүлмәсен һәм бишенче каттагы балкон белән лоджияне ут ялмап алган. Фаҗига урынында №65 янгын сүндерү-коткару бүлегенең өч бүлекчәсе эшләде”, — диделәр министрлыкта.

Подъездның дүртенче каттан тугызынчы катка кадәр өлеше төтен белән тулган була. Янгынчылар килгәнче йорттан16 кешене чыгарганнар. Өченче кат баскычында ут капкан фатирның хуҗасын табалар. Аның башы һәм куллары янган. Ирне хастаханәгә җибәргәннәр.

“Ут сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр, лоджиясенә ут капкан фатирның хуҗабикәсен табалар. Хатын-кыз төтен исен сизгәч чыгып китәргә теләгән, әмма ягылган һәм тора алмаган. Коткаручылар битлек ярдәмендә аны һавага алып чыккан һәм табибларга тапшырган”, — дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгынны ун минут эчендә сүндергәннәр. Яну мәйданы 30 квадрат метрны тәшкил иткән. Беренче мәгълүматлар буенча, янгын тәмәке тартканда иминлек кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыккан.

 

Мәгълүмат tatar-inform сайтыннан

 

Бәйле