Көймә әйләнгән: үлүчеләр бар

-- Лейла

Уфа янындагы Караидел елгасында якшәмбе көн ике кеше белән көймә әйләнгән. Бу бәхетсез очрак “Песчаный” пляжыннан берничә километр өстәрәк булган.
Яр буенда ял итүчеләр, ике кеше утырган көймәнең әйләнүен күреп, суга батучыларга ярдәмгә ашыккан. Алар хатынны ярга чыгара алган. Ә аның юлдашы суга батып өлгергән. Шаһитлар судан аның үле гәүдәсен чыгарганнар.
“Якынча мәгълүматлар буенча, ир белән хатын исерек хәлдә булган. Алар Шакша микрорайоныннан Инорска таба йөзгәннәр”, – диләр Уфаның Гражданнарны яклау идарәсенең матбугат хезмәтеннән.

Бәйле