«Абый өйдә булмаганда, хатыны чит ирләр белән…» [тормыш хәле]

-- Гузель

Без өч брат. Зур абый армиядән соң ук Ульянга китеп урнашты. Уртанчы абый белән мин районда калдык. Икебез дә өйләндек, йорт салып чыктык. Бер-беребезгә гел булышып кына торабыз без. Кечкенәдән әти-әни шулай үстерде безне. “Бер-берегезгә терәк булыгыз, кешедән көлдерттереп яшәмәгез”, – дип үстерделәр.

Кайчак акча кирәк була: безнең беркайчан да күршедән яки башка туганнардан сорап торган юк. Беребезгә акча кирәк икән, икенчебез биреп тора, ул гына җитмәсә, өченче брат кушыла. Кайчак безнең серләрне хатыннар да белми. Алар өч килендәш шулай ук бер-берсе белән дуслар. Мин, мәсәлән, үземнең хатынның озаклап башка килендәше белән сөйләшүенә каршы түгел. Сөйләшсеннәр, алар да безнең сыман дус булсыннар дим. Алайса, килендәшләр арасында төрле хәлләр булгалый бит ул. Бер-берсен сөймичә, гайбәт сүзләр таратып яшәүчеләр бар. Мин хатыныма алдан ук әйтеп куйдым: кеше каршында, эштә, башка җирдә минем туганнарны сөйләштән булмасын дидем. Син дә хәзер безнең гаиләнеке, шуны бел дидем. Абыйлар да хатыннарына шул сүзне әйтеп торалар.

Уртанчы абый дүртенче елын себергә йөреп эшли. Моңарчы бар да әйбәт иде, андый-мондый сүзләрнең булганы булмады. Ә быел әллә ничек әле. Абыйның хатыны йөри кебек. Берсендә үзем күрдем: көпә-көндез бер машинада узып киттеләр. Мин дә машина белән идем, каршыларыннан узып киттем дә, абыйның хатынын күргәч, сызгыртып туктадым. Теге машина да туктады. Шоферы да таныш кеше, өйләнгән ул. Абыйның хатыны белән бергә эшлиләр икән, обедка кайтышлары икән, бу ир безнең киленне өенә илтеп куя икән.

“Малларга саласы бар бит, тиз кирәк”, – диде килен. Аларның дүрт баш үгезләре бар. Абый булмаганда аларны хатыны карап тора. Икесенең кайтып барганнарын күргәнне үземнең хатынга әйткән идем, алар бит бер урамда яшиләр, туры килгәндә гел алып кайта ул аны, ди. Хатынның “гел алып кайта ул аны” дигәне колагыма кереп утырды да, тынгылык бирми хәзер. Абый булмаганда, чит ирләр белән шаярып ята күрмәсен дип борчылам. Кем белгән бит ул хатын-кызны. Абый бер айга, ай ярымга кадәр калып эшли. Хатынының даны чыкса, табы барыбызга да төшәр дип куркам.

Язмыш кочагы

Бәйле