Кичер безне, Мәхәббәт!.. Ишетәсеңме, кичер безне!..
Яшьлек дәрте, яшьлек юләрлеге белән кадереңне аңламаган өчен; күк йөзенә, яз кояшында назланудан биткә чәчелгән сипкелләр сыман меңләгән, миллионлаган йолдызларны санамаган өчен; йолдыз атылганда: «Мәңге бергә булырга!»- дип теләк теләмәгән өчен; сәбәпсездән бер-беребезгә утлы уклар атышкан, атналар буе сөйләшми йөргән өчен; аралар якын була торып та, йөрәкләр бер-берсенә тартылмаган өчен; сөю күгендә бары безнең өчен генә балкып яначак йолдыз кабынмаган өчен кичер безне!.. Әллә син — бездән, әллә без синнән күпне өмет иттек. Бер-беребезгә хисләребезне әйтүгә, язмыш җепләре үзеннән-үзе бәйләнер сыман тоелды. Көлке. Мәхәббәт — ул язмыш җепләренең үзеннән-үзе бәйләнүе түгел, шул җепләрне ялгар өчен ике якның да, гомере буе йон оекбаш бәйләгән ак яулыклы әбидәй, тырышуы икән! Кызганыч, әлеге хакыйкатьне аңларга безгә бераз гына зирәклек, чебен күзе кадәр генә булса да сабырлык һәм алтын туйларын каршы алырга җыенган парларга хас бер-береңә юл куя белү сыйфаты җитмәде. Мәхәббәт, кичер безне!.. Сине данлап, сине олылап язылган күпме җырны, күпме романны, күпме шигырьне һәм күпме хикәяне җиргә салып таптадык, хаталардан йолып калырдай үрнәк итә алмадык… Кичер, ишетәсеңме?! «Мин — ике малай һәм бер кызыбыз булуын телим!»- ише уртак хыялларны җилгә очырган өчен кичер. «Янәшәмдә — сөйгән ярым»,- дип мәҗлес саен мактанып, башкалардан сөюебезне саклый алмаган өчен кичер. Беләм, нык рәнҗеттек сине. Сине генә түгел, үзебез дә рәнҗедек сыман. Мин, нигәдер, канатларымны сындырып киткән, еракта калган яшьлек ярымнан түгел, бары синнән кичерү сорыйм, Мәхәббәт! Беркөн, еллар буена сузылган үпкәңне онытырсың да, язмышыма кабаттан көтелмәгән елмаю, уйланмаган очрашу, йөрәкнең чабышкы аты сыман җилкенүе булып килеп керерсең кебек. Мәхәббәт, килеп керерсең, шулаймы?!.. Ә мин сине башка рәнҗетмәскә, хисләрне кадерсезләмәскә бар көчемне куярмын. Дөрес, еллар белән көчем әллә ни күп түгел, тешне кысып кына тормышның усаллыгына, төннәрнең ялгызлыгына бирешмәскә тырышкан мәлем. Ләкин синең өчен, Мәхәббәт, соңгы көчемне дә җәлләмәм. Бары кичер мине, кичер безне! Ки-чееер!..
~ Беренче мәхәббәт~
Мәхәббәт, чын мәхәббәт, синең белән күрешкәнче юләр яшьлек мине кемнәр белән генә очраштырмады!.. Исеңдәме, тәүге тапкыр гашыйк булганда 15 яше тулмаган мәктәп укучысы идем. Иң рәхәт, иң борчусыз чаклар! Оялчан карашлар, куркып кына кулга-кул тотынышулар, төне буе телефоннан сөйләшүләр, көне буе кичне көтеп яшәүләр, әти-әнидән барын яшереп йөрүләр… Һәр егет-кызның елмаеп искә ала торган чакларыдыр ул гамьсез көннәр. Кыяр-кыймас кына аралашкан шул кешегә соңгы көнгәчә бергә булырга дип вәгъдәләр бирелә, барысы да шундый җиңел һәм гади булып тоела.
Яшүсмер чакның әлеге юләрлеген беренче мәхәббәт дип атау дөресме соң? Шәхсән мин, башымда җилләр уйнаган 15 яшемдә бу сорауга уңай җавап бирер идем, ләкин бүгенге акылым: «Ул бары тик гашыйклык кына, мәхәббәт башкача була!»- дип пышылдый. Чыннан да, мәхәббәт башка. Гашыйк чакта юкны да бар дип күрәсең, ошаткан кешең фәрештә булып тоела,кимчелекләр дә, чынбарлык та күзгә ташланмый, Йөрәк Акылны «чистага алып сала» һәм тулысынча идарә итә. Мәхәббәттә исә Акыл һәм Йөрәк үзара килешү төзи,бер-берләренә юл бирә. 15 яшемдә мин боларны аңлаган-белгән дип уйлыйсызмы?! Әлбәттә, юк. Хәтта бүген дә аңлап бетерергә теләмим, башны югалтып, 15 яшемдәгечә гашыйк буласым килә!
15 яшь тә, 15 яшь дим, югыйсә, чын мөнәсәбәтләр гомеремнең унҗиденче язында башланды.
Ул чактагы МИНне күзалдыгызга китерү җиңел булсын өчен, бераз тасвирлап китәм.
11 сыйныфны тәмамларга йөргән мәлем, өйдә-өем-өем китап-дәфтәр, мәктәптә — имтихан дип куркытулар, ә йөрәктә — яз! Яшебез тулмаса да, иптәш кызлар белән рәхәтләнеп башка авылларга дискәтүккә йөри идек. Баш-аягым белән укуга береккән кеше булсам да, кич йөрүдән нигәдер баш тартмадым. Күрәсең, елына 7-8 фән олимпиадасында, тәрле конкурсларда катнашу мине рухи яктан ардырган, күңелем ял Һәм җылы эзләгән. Шундый эзләнүле кичләрнең берендә дусларым бер егет белән таныштырды. Ул чакта аңа әллә ни игътибар итмәдем, хәтта исемен дә истә калдырмадым. Нәкъ шул кеше тормышымда бик тиздән иң авыр, катлаулы мөнәсәбәтләрнең сәбәпчесе булыр, бәхетемә илткән юлда киртәләр корыр дип кем уйлаган?!
~ Яшьлек — юләрлек ~
Яраткан кешең юлыңда киртә була аламы? Сәер сорау… Әлеге сорауга җавапны бераз соңрак табарбыз, хәзергә Акыл белән Йөрәкнең тынгысыз ярышында Йөрәк җиңүдән килеп чыккан гашыйклыкны ачыклыйк. Ачыклыйк, дип язганга аптырамагыз, Сезнең белән бергә мин үзем дә тормышымда булган вакыйгаларга читтән карыйм.
Кешеләр, гадәттә, үзләре дә аңламастан гашыйк була. Кешене нигә ошатуыңны аңлата алмау — башың бетте дигән сүз. Миңа калса, мондый гашыйклык гомерлек яратуга әверелә. Күрәсең, ике кешенең кирелеге һәм тилелеге туры килә, араларында күренмәс ныклы җепләр сузыла. Минем гашыйклык бөтенләй башка иде: ул егетнең «начар малай» булуына исем-акылым китте һәм… гашыйк булдым! Без диңгез һәм язгы ерганак сыман капма-каршы идек: мин — ботаник, принципиалистка, ул — боларның барысына төкереп бирүче, бернәрсәгә артык исе китмәүче, агымга каршы баручы. Язмышымның регулировщигы, күрәсең, мәхәббәт юллары чатында торганда, нидер бутады һәм безнең арадабызда җылы хисләр бөреләнде. Акыл-сыз-лык. Мондый акылсызлыкны һәр туташ кабатлый. Сизәм, кызлар, Сезнең дә яшьлектә «начар малай»ларга гашыйк булган бар, шулай бит?!.
Бер районда яшәсәк тә, ул егет белән интернеттан һәм телефоннан аралаша, сирәк күрешә идек. Күрешкәндә дә, аның тәмәке тартуын күреп, җае чыкканда бәйрәм итүләрен сизеп, өйгә качу җаен эзләдем. Сәер иде бу: күреп аралашканда ул бер төрле, телефон аша бөтенләй башка! Хәзерге акылым белән аңлыйм: аңа даирә шулай тәэсир иткән, чөнки бүгенге көндә ул… Аның бүгенге көнен сөйләргә иртәрәк, сабыр итик. Кабаттан шул җәйгә һәм башында җилләр уйнаган Ландышка әйләнеп кайтыйк. Мәктәпне бетереп, укырга керер алдыннан башымда нинди генә җилләр уйнаса да, әти-әниемнең ярдәме, ышанычы белән, үземнең үҗәтлек белән, Казанга укырга кердем. Ялгышмасам, Ул да Казанда техникумда белем ала иде. Кечкенә генә районда күрешмәгәнне Казанда күрешә идек дип уйлыйсызмы? Юк, әлбәттә. Атна ахырында сирәк кенә очраша яисә бергә кайта идек. Ул чакта әлеге сирәк очрашулар да кадерле иде!.. Ләкин…
~ Йокыдан уянган Акыл ~
Көтмәгәндә-уйламаганда акылым йокысыннан уянып китте һәм мин октябрьнең кояшы сыман алдаучык мөнәсәбәтләрне туктатырга булдым. 18 яшемне үткәрергә йөргән көннәрнең берендә ул егеткә: «Булды, җитте, хуш!»- дидем дә, тормышның никадәр матур булуын күрдем. 18 яшь!.. Йөрәкнең чабыш аты сыман ашкынган, акылның ара-тирә генә уянган, күңелнең җилкенгән чагы. Унсигездә кем беләндер хушлашу бик җиңел. «Булды, җитте, хуш!»- дисең дә, яшьлек кайнап торган төнге урамга чыгып югаласың. Рәхәәәәт! Яныңда егетләр бөтерелә, сиңа ничек ярарга белми баш ваталар,боргаланалар, ә сиңа — унсигез, ә сиңа болар бар да кызык тоела…
Унсигез яшемә аяк баскан көздә мин әнә шундый идем. Казанда көннәр санап, җомга авылга дискотекага кайтыр вакытны көтә идем.
Кызык, мәктәпне тәмамлаганнан алып, бүгенге көнгә кадәр нинди генә дискотекаларда булмадым, ниләр генә күрмәдем, әмма иң яраткан, күңелемә гомерлек сагыну булып кереп калган дискотека — Карадуганныкы… Анда кемнәр белән генә танышмадык та, кемнәр белән генә кич үткәрмәдек икән! Урамда җәйме, язмы, көзме, кышмы, буранмы, давылмы, яңгырмы, өермәме — безне берни һәм беркем туктата алмады. Унсигез яшемне өйдә дус-туганнар белән матур гына үткәргәч тә, туры дискотекага юл алдым. Иң истә калган мизгел- мине ошатып йөргән егет белән клуб уртасында талгын биюдә эреп югалган чакта ике атна элек миннән: «Булды, җитте, хуш!»- сүзләрен ишеткән егетнең утлы карашын сизү. Ул әле тагын бер ай шулай йөриячәк, ә аннан соң мин чын мәхәббәтемә таба барган зур юлда беренче ялгышымны эшлиячәкмен… Нишлисең, барыбыз да ялгышабыз, бигрәк тә унсигез яшьтә. Барыбыз да ялгышабыз, тик кемнәрдер ялгышларын аңлап, башка кабатламый, ә кемнәрдер, киресенчә, бер үк ялгышны бишәр тапкыр кабатлап карый, аннан бөтенләй ияләнеп китеп, ялгышны дөреслек итеп кабул итә башлый. һәркемнең үз дөреслеге булган кебек, һәркемнең үз ялгышлары да бар. Минем ялгышлар бер-ике КамАЗга туладыр ул, валлаһи!
~ Солдат хатлары ~ ⠀
Чын мәхәббәтемә таба барган юлда ялгыш ясамасам, яшьлегем юләрлекләрсез генә узган сыман булыр иде. Күрәсең шуңа күрә дә фәрештәләр бераз шаярырга булганнар: миңа көтмәгәндә ташлашкан егетемнән очрашырга чакырып хәбәр килде һәм мин, башымны юләргә салып, урамга чыгып киттем. ⠀
Ике арада чыбыркылар шарт-шорт килеп торды. Аның чыбыркы дигәне үпкәле, ачулы сүзләрне җәлләми әйтә торган телебез иде. Һәм ул кинәт тынып калды да, озак кына күзләремә карап торды. Аннан: «Мин тиздән армиягә китәм. Синең аркаңда. Сиңа ачу итеп. Хәзер кирегә юл юк, көне билгеле, повестка кулымда, көтәрсеңме мине?» — диде…⠀
Машинада тынлык урнашты. Көтәрменме мин сине? Белмим, шулчакны никтер күңелем эреде. Китапларда укыган мәхәббәт тарихлары исемә төште: менә мин аны хәрби хезмәткә озатам, кулъяулык бүләк итәм, без үзара хатлар язышабыз, аннан ул кайта, аны вокзалдан каршы алам һәм барысы да әкияттәгечә бул. Нигә китапларда гел шулай язалар ул, ә?! Тормыш кына башка сценарий буенча бара. Минеке дә яңа борылыш алды һәм көтелмәгән сценарий буенча китте, ә мин, андый үзгәрешләрне кабул итәргә теләмәдем, киреләндем, уйландым һәм язмышыма тел күрсәтеп, үземчә эшләдем. Бу хакта бераз соңрак белерсез⠀
Кыскасы, мин нигәдер үземне аның алдында гаепле сиздем һәм: «Мин сине көтәрмен!»- дип пышылдадым… ⠀
Көтәрмен. Нигә көтәчәкмен соң мин аны? Сирәк кенә очрашулар, аннан ут яндырып ызгышулар, күз яшьләре өченме? Әллә аның башкалар белән дә аралашуына күз йомар өченме? Әллә һаман үземне аның алдында ни өчендер гаепле тояр өченме? Кө-тә-чәк-мен. Ул чакта башымда җилләр уйнаган, күрәсең, һәм бәхетле сценарий әйләнгән. Югыйсә, барын уйлап, үлчәп җавап бирәсе һәм бу тарихны онытасы иде дә бит…⠀
Ноябрь башында аны солдатка озаттым…⠀
(дәвамы бар)⠀
Ландыш Гарифуллина
Мәгълүмат Ландыш Гарифуллинаның инстаграм битеннән