Төрмәдә утырып, акча урлый

-- Лейла

Кайсыберәүләр төрмәдә утырган килеш тагын да кырын эшләр кылу җаен табалар.

Рәшәткә артында утырган 29 яшьлек ир-егет ни рәвешледер кулына мобиль телефон төшерә. Һәм колониянең үзеннән “Русия почтасы”ның төрле бүлекләренә шалтырата башлый. Ул Краснодар крае һәм Чувашиянең бүлекләренә эләгә. Егет үзен “Форсаж” акча күчерү юлы белән түләү системасы хезмәткәре итеп таныштыра. Системаның эшләвен тикшерү өчен дип, ул операторлардан үз танышлары исәбенә төрле суммада акча күчерүләрен сорый.

Ул почта бүлекләрен ничек туры килә, шулай сайлый, акча суммасын да, башына ни туры килә, шуны әйтә. Нәтиҗәдә “Русия почтасы” предприятиесенә 500 меңнән күбрәк зыян килә.

Республиканың Югары суды аны әлеге “гениаль” схемасы өчен алты елга каты режимлы колониягә хөкем итте.

Бәйле