Оператив хәбәр: Актанышта әллә ниләр булып ята

-- Alfia

2019 елның 29  июненнән  13 июльгә  кадәр аралыкта Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә 85 хәбәр теркәлгән. 2 атна дәвамында 3 җинаять  эше, 17 административ эш кузгатылган.

Җинаять  эшләре арасында 2018 елның 9 маеннан 25 октябренә кадәр аралыкта Актанышта яшәүче Ф.ның банк картасыннан 122 330 сум акчасын банкомат аша салдыру, агымдагы елның 9 июлендә Нур Баян исемендәге хуҗалык хисабыннан 543 680 сум акча урлау, Яңа Әлем егетенең, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм була торып, кабат эчкән хәлдә идарәгә утыруы, Әҗәкүл авылында ике кеше үтерелү, Чөгәнә авылындагы берәүне машина бәреп китү, Актаныш-Яңа Әлем авыллары арасында юл фаҗигасе китереп чыгаручының авария урынын ташлап китүе, Ирмәш авылы янында 1999 елгы велосипед йөртүчене бәреп китү очраклары да бар.

Шушы аралыкта исерек хәлдә җәмәгать урынында йөрүчеләргә карата – 1, штрафны вакытында түләмәү сәбәпле – 3, ата-ана вазыйфаларын үтәмәү буенча  – 2, кыйнау факты буенча 9 беркетмә төзелгән.  Шулай ук бу чорда 225 юл-транспорт хәрәкәтен бозу очрагы һәм 18 юл һәлакәте теркәлгән.
Россия МВД Актаныш районы буенча бүлеге 

 

Мәгълүмат aktanysh-rt.ru сайтыннан

Бәйле