Тикшерү комитеты Казанда «Боинг-737» самолетының мәҗбүри утырту факты буенча тикшерү уздыра. Тикшерү мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләр юк.
Тикшерү комитетының транспорт идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, самолет бортында 185 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы булган.
«Победа» авиакомпаниясенең Boeing 737 самолеты 20: 50дә һавага күтәрелә. Самолетның сул двигательендәге җитешсезлекләр аркасында 21: 25тә әйләнеп кайтырга мәҗбүр була.
Чыганак: Реальное Время