Җырчы Зәринә Асылкаеваның тарихы даһи шәхесләрнеке кебек, «кит» дияләр, елаталар [кызыклы әңгәмә]

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Tatar today эстрадада танылып килүче яшь җырчылар белән кызыксынуын дәвам итә. Бу юлы без җырчы Зәринә Асылкаева белән аралаштык, иҗат юлының ничек башлануын, алга таба нинди планнар белән эшләвен белештек.

 Зәринә, җыр белән кызыксынуыгыз кайчан башланды?

– Миңа 9 яшьләр булгандыр, дус кызыма ияреп, музыка мәктәбенә дәрескә бардым. Ул анда укый иде, ә мин юк. Шуннан соң, икенче көнне дә дәрескә бардым, “Син монда укымыйсың, кит”, диеп мине кертмәделәр. Шул вакытта коридорда елап җибәргәнем истә. Бу хәлдән соң, әти-әнием мине фортепиано һәм вокал классы буенча музыка мәктәбенә яздырды. Мин музыка белән шөгыльләнергә шулкадәр ярата идем, хәтта шигырьләр яза башладым, әмма имтиханнарның тыңлау тәртибендә узуын белгәч, сәхнәдән курыктым. Монда укучылар өйрәнгәннәрен укытучылар алдында башкара һәм болар барысы да концерт кебек уза иде. Мин аларга йөрмәс өчен, йә авырыйм дип алдый, йә башка нәрсә уйлап чыгара идем.
12 яшемдә беренче җырымны яздым һәм аның белән Мисырга конкурска барып, 3 урын алдым. Боларның барысы да ничек килеп чыкканы да истә дә түгел, әмма сәхнәдән курыкуымны җиңеп, үземне мәҗбүр итеп, тырыша идем, чөнки бу эшне яраттым һәм туктатмадым.

Аннан соң мәктәптә бердәм дәүләт имтиханнары башланды, музыка икенче планга күчте, ләкин шуңа да карамастан, мин җырлар яздым, иҗат иттем, вокал буенча өстәмә дәресләр алдым.
Университетка укырга кергәч тә, бу эшне ташламадым. Беренче курс студенты көнендә УНИКСта тере тавышка чыгыш ясадым. Бу минем өчен беренче зур аудитория иде, ул вакыттагы хисләрне әле дә хәтерлим…

  Кабаттан иҗатка ничек кайттыгыз? Белемегез буенча Сез юрист, ялгышмасам?

  Әйе, мин белгечлегем буенча юрист. Ничек булгандыр, истә дә түгел, мин очраклы рәвештә Сылу исемле кыз белән таныштым. Ул миңа беренче җырны язарга ярдәм итте. Сылу – вокал буенча искиткеч педагог һәм минем кайбер җырларның авторы. Мин үзем Әлмәттән, Казанда беркемне дә белми идем, чөнки 18 яшемдә генә монда күчендем. Сылу иҗатка миңа юл ачты, бераздан безнең юллар аерылды һәм 3 елдан соң мин аңа янә шалтыраттым һәм кавер яздырырга тәкъдим иттем. Менә шуннан башланды да инде.

   Нинди планнар, максталар белән яшисез?

    Мин музыканы бик яратам. Ул яраткан шөгылем генә түгел, ул минем тормышым. Киләчәккә грандиоз планнарым бар, мин һәрвакыт җырчы булырга теләдем һәм хәзер дөрес юлда дип саныйм. Үземне төрле юнәлешләрдә сынап, дәүләт хезмәтендә дә эшләдем, чәчәк бизнесы белән дә шөгыльләндем, фотограф та булдым, ләкин үземне музыкада таптым. Хәзерге вакытта без альбом яздыру өстендә эшлибез һәм октябрьдә концерт оештырырга планлаштырабыз.

 Шушы урында әти-әниемә бик зур рәхмәт әйтәсем килә, алар минем иң кадерлеләрем, бар нәрсәдә ярдәм итәләр. Беренче җырым радиога чыгуга, аларның минем белән ничек горурлануын тойдым. Бу минем өчен бик мөһим.

 

Бәйле