Лилия Муллагалиевадан тәмле «күчтәнәч»

-- Лейла

Лилия Муллагалиева  үзенең инстаграм челтәрендә тәмле чия вареньесы рецепты белән уртаклашты. Лилиянең рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

1 стакан кайнап торган суга 11 стакан чияне стаканлап берәм-берәм салып бетерәбез һәм кайнап чыккач 10 минут пешерәбез.Аннары 7 стакан шикәр комы салып тагын кайнап чыккач 10 минут кайнатабыз һәм сүндерәбез. Калган тагы 7 стакан шикәр комын салабыз һәм эретеп бетергәнче болгатабыз. Вареньены алып куябыз, ул үзлегеннән суынырга тиеш. Аннары тагын утка куеп, кайнатып чыгарабыз да банкаларга тутырабыз.

Мәгълүмат  Лилия Муллагалиеваның инстаграмыннан алынды

Бәйле