Ләйсән Гыймаеваның кечкенә кызы үсешендәге кызыклы фактлар

-- Alfia

// Tatar Today //

Татар эстрадасының популяр җырчысы Ләйсән Гыймаева үзенең инстаграм битендә кечкенә кызының үсешендәге кызыклы фактлар белән уртаклаша. 

Бәләкәч Зәйнәпкә 17 июль 1 яшь тә 2 ай булган. Күп әниләр кызыксынып сорашып язганга, бераз баланың үсеше турында язырга булган.

— 6 айда беренче теше чыкты, 6,5 айдан утыра башлады. 9 айга чаклы имездем, шулай ук әбиләргә калдырып эшкә киткәндә смесь тә биргәләдек (NAN). 9,5 айдан тәпи китте.

8 айлар тирәсендә бераз яшелчә бирә башладым, шушы ук вакытта беренче тапкыр кефир биреп карагач, тәненә аллергия чыкты… Менә шуннан соң смесьны да алыштырырырга туры килде (хәзерге вакытта Frisolak pep).
Җиләк-җимешле пюрешкалар, соклар бирмим.

Хәзерге вакытта менюда — куян, күркә итеннән аш, яшелчәләрдән кәбестә, брокколи, төсле кәбестә, кыяр, кабачки, бераз бәрәңге бирә башладым. Ярмалардан — карабодай, дөге, кукуруз боткалары. Овсянка ярамады… Кибеттән алган алма, грушалар шулай ук килешмәде. Карлыган, чия, крыжовник ашый башладык. Бераз яшел алма да бирдем бу көннәрдә.

Сөт ризыкларын ашамыйбыз. Бераздан, 1,5 яшь тулгач, тагын биреп карармын дип уйлыйм. Эчемлектэн су гына эчәбез.

Күптән түгел генә көнгә бер тапкыр йоклата башладык, кунакка бармаганда бу режимны узгәртмибез.

Уенчыклардан лего гына, фигуркалар кереп китә торган тишекле уенчыклар (исемен белмим) һәм, әлбәттә, китап ярата.

Урамда озаклап йөрергә ярата, чирәмдә, брусчатка өстеннән ялан тәпи йөртәм. Этләр — песиләр, ташлар һәм бәләкәй балаларны ярата. Мине, Зифушны тешли.

Иң яраткан сузе Әттә, әтисен аеруча ярата. Гитарада, баянда уйнарга куша, ул уйнаганда бии. Шулай ук әннә, бәббә, апа сүзләрен әйтә, күп итеп үзенчә бытылдый. Чәчен 7 көнлек вакытта бер тапкыр кырып алдык, шуннан соң тигән юк. Үзе кашык тотып ашарга маташа.

 

Мәгълүмат Ләйсән Гыймаеваның инстаграм битеннән

Бәйле