Бер ир-ат диңгездә су коена һәм серле авырудан үлә

-- Лейла

//Tatar Today//

Америка Флорид штатында җирле кеше диңгездә коенганнан соң үлә.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, 66 яшьлек Дейв Беннетт гаиләсе белән Дестин яр буе шәһәренә ял итәргә килгән. Гаилә  мәгълүмат чараларының диңгездә коенганда куркыныч бактерияләр эләктерергә мөмкин дигән кисәтүләрен игътибарсыз калдырган. Ачык яралар булмагач, Беннеттлар гаиләсе пляжда берничә сәгать үткәрделәр.

Икенче көнне иртән Дейвның температурасы кискен күтәрелә,  спазма барлыкка килә. Табиблар аның аркасында караңгы таплар таба һәм моны стафилококококк инфекциясе чагылышы дип әйтә.

Ирне реанимация бүлегенә күчерәләр, тик аны коткарып кала алмыйлар.

Чыганак: РИА-Новости

Бәйле