Данир Сабиров кызларын кияүгә биргән [видео]

-- Лейла

Юморист Данир Сабиров  хатыны белән кызыклы видео төшергән һәм аны инстаграмына куйган. Видео астына «2079 ел. Кызлар тормышта, кияүләрдән уңдык. Иртәгә ‒ пенсия көне. Бирсен Ходай картлык» дип язып куйган.

Видеода карчык Миләүшә Сабирова кызлары белән телефоннан сөйләшә. «Алё, кызым, хәлләрегез ничек? Кияүнең хәлләре ничек? Кияүгә рәхмәт әйт, кызым, 17 млн акча килеп җитте, карточкадан салдырып алдык. Бәлки әтиегез мальдивыга алып барыр. 2019 елда вәгъдә биргән иде. Кайтыгыз, кызым», дип сөйләнә.

Мәгълүмат Данир Сабировның инстаграмыннан алынды

Бәйле