Ижауда газовиклар фатир хуҗасының мумисенә тап була

-- Лейла

Ижау газ хезмәте хезмәткәрләре газ җиһазларын тикшерү вакытында торак йортта озак кына ачмаган фатир ачканнар һәм алты ел элек вафат булган торак хуҗасының мумифицияле үле гәүдәсен тапканнар, дип хәбәр итә РИА Новости.

Ведомство мәгълүматларына караганда, ир-атның гәүдәсе 18 июль иртәсендә Ижевск шәһәренең 9 гыйнвар урамындагы торак йортта табылган.

«Газ җиһазларының төзеклеген тикшерә торган оешма хезмәткәрләре 1966 елда туган ир-атның үле гәүдәсен табып ала. Булган мәгълүматларга караганда, аның туганнары Удмуртиядән читтә яши. Ир-ат  5-6 ел элек үлгән», — диелә хәбәрдә.

«Хуҗаның гәүдәсе 6 ел эчендә черемәгән, ул мумифицировланган, билгеле бер шартларда һәм температура да шулай була ала. Тикшерүчеләр күршеләрен һәм туганнарын, шулай ук социаль хезмәтләрне, ни өчен бу вакыт эчендә бу кешене беркем дә югалтмаганлыгын сораштыра», — дип аңлатты РИА Новости.

Чыганак: РИА Новости

Бәйле