Вәли Фазлыйәхмәтов: «Мәхәббәт — хәләл әйбер, аның турында җырларга ярый, ләкин…» [әңгәмә]

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Сәхнәдән берничә елга югалып торган “Мәхәббәт” дуэты” Гөлназ Гафурова һәм Вәли Фазлыйәхмәтов милли стильдә чыгыш ясауларын дәвам итә. Хәзер алар киемгә генә түгел, җырның сүзләренә, нәрсәгә өндәвенә игътибарлы. Дуэт белән дә, аерым да җырлыйлар.

Күптән түгел Вәли Фазлыйәхмәтов Пәйгамбәребез (с.г.в.) турында Рифат Сәлах сүзләренә, Салават Шәихов иҗат иткән җырын тәкъдим итте. Әйтергә кирәк, бу җыр бик тирән мәгънәле һәм татар эстрадасындагы башка җырларга охшамаган. Рухи яктан бай кеше генә аңлап, кабул итә ала торган җырларның берседер. Бу юнәлештә иҗаты, дини җырлар, турында без Вәли Фазлыйәхмәтовның үзе белән аралаштык.

Вәли әфәнде, ни өчен дини юнәлештә җырларга, иҗат итәргә булдыгыз? Җырларыгыз ничек туа?

– Бу минем тормыш белән бәйле. Үзем диндә булгач, күберәк шундый җырлар ошый, шундый стильдә эшлисем килә. Дини җырларны Аллаһ, Пәйгамбәребез (с.г.в.), Рамазан, Ураза турында гына булырга тиеш димим. Мәсәлән, мәхәббәт темасын алсак та, ул хәләл әйбер, аның турында җырларга ярый, ләкин аны төрлечә күрсәтеп була бит: җенси һәм башка якларын. Ә без ихлас, саф мәхәббәтне күрсәтергә тырышабыз, җырның сүзләренә аеруча игътибар итәбез.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) безгә юл күрсәткән, без аны яратабыз, Салаватлар әйтәбез. Шуның өчен мин аның турында җырларга булдым. Бәлки, икенче җырым башка темага булыр.

Күбесе дини җырны ислам турында гына булырга тиеш дип аңлый. Юк! Табигать, балалар, әти-әни… Татар эстрадасында булган бөтен җырлар, халык җырларын алыйкмы, алар барысы да дини җырлар, яхшы фикердән туган.

Җырларым тормыштан алына. Мәсәлән, мөселман кызы турында җырым бар. Без аларның матурлыгын, тыйнаклыгын, сөйкемлеген күрәбез, Сөбханаллаһ, дип карыйбыз. Бөтен темалар да якын тирәдә. Кая барсаң да, дини темага җыр табарга була.

Сами Йосыф кебек дөньяга танылган дини җырлар башкаручы булу теләге бармы Сездә?

– Сами Йосыфны чыннан да дөньякүләм җырчы дип әйтергә була. Ул гарәп телендә дә, башка телләрдә дә җырлый. Бәлки берәр мин дә төрле телләрдә җырлармын. Әлегә саф татар телендә җырлыйсым килә. Хәзер гарәп телен бераз өйрәндем. Бу телдә җырларга да теләгем бар. Чөнки ислам безгә гарәп теле белән килгән, безнең икенче телебез. Аны да өйрәнергә, белегә кирәк.

Ислам динендә җыр юк, диючеләргә җавабыгыз нинди?

– Аны төрле белгечләр төрлечә аңлата. Кемдер ярый, кемдер ярамый ди. Тик шуны әйтәсем килә, кеше Коръәнне көйгә салмаса да, аны укыганда үзенең нинди тавыш мөмкинлекләреннән файдаланса, җырлаганда да шул ук мөмкинлекләрне кулланыла: тавыш, борын, ишетү сәләте һәм башкалар. Җыр – музыка белән бәйле һәм уен кораллары ярдәмендә башкарыла.

Ә уен кораллары хәлләме соң, дигән сорау туа. Бәлки, ярамый торган уен кораллары да бардыр. Монда бик озак һәм тирән өйрәнергә кирәк, бәхәсле мәсьәлә. Кем нинди фикерне ала инде. Нишләтәсең, без бит кешеләр, кайбер урыннарын аңлап та бетермибездер.

Мин ислам динендә җыр юк димәс идем, ул һәрвакыт булган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында да кешеләр җырлаган. Минемчә, начар темаларга, яманлыкка өндәп җырлау – хәрәмгә керә. Иң мөһиме – без күңелебездә яхшы уйлар, макстлар йөртәбез. Шушы җырларым аша кешеләргә динне, исламны матур, яхшы яктан күрсәтергә телим.

Бәйле