Чаллы полициясе 16 яшьлек кызның эчен пычак белән яралау очрагын тикшерә

-- Alfia

Табибларны кызның әбисе чакырган, ул өйгә кайтканда, оныгы кан эчендә яткан.

Автошәһәр полициясе 16 яшьлек кызның пычак белән яралану очрагын ачыклый. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе хәбәр итә.

14 июльдә Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә Рябинушка бистәсеннән пычак белән эче яраланган 16 яшьлек кыз китерелгән. Табибларны кызның әбисе чакырган, ул өйгә кайтканда, оныгы кан эчендә яткан. Хәзер балигъ булмаган баланың гомеренә куркыныч янамый.

Полиция яшүсмернең пычак белән яралану факты буенча тикшерү үткәрә. Барлык версияләр дә, шулай ук үз-үзеңә кул салу очрагы да карала.

 

Мәгълүмат tatar-inform сайтыннан
Фото vot69.ru сайтыннан

 

Бәйле