Галимнәр яман шеш китереп чыгара торган синдромны ачыклаган

-- Alfia

Такоцубо кардиомиопатиясен кичергән кешеләрдә еш кына онкология авырулары ачыклана.

Еш кына яман шеш авырулары килеп чыгуына “яраланган йөрәк” синдромы (башкача әйткәндә такоцубо кардиомиопатиясе) сәбәп була. Моны Америка кардиологлары ачыклаган. Бу хакта Journal of the American Heart Association сайтына сылтама белән “Российская газета” яза.

Кисәк кенә йөрәк эшчәнлеге бозылуга кайгылы (мәсәлән, якын кешене югалту) шулай ук шатлыклы (мәсәлән, туй) вакыйгалар белән бәйле эмоциональ яки физик стресс сәбәп була. Тышкы билгеләре буенча, “яраланган йөрәк” синдромы йөрәк өянәген хәтерләтә: күкрәк өлешендә авырту барлыкка килә, йөрәк тибеше арта, тын кысыла.

Экспериментта катнашкан 1600 кешенең мәгълүматларын өйрәнгәч, табиблар такоцубо кардиомиопатиясен кичергән һәр алтынчы кешедә күпмедер вакыттан соң яман шеш барлыкка килүен ачыклаган. Әмма бу ике авыру арасындагы бәйләнеш әлегә тулысынча ачыкланып бетмәгән.

“Хафаланырга кирәкми, әгәр көчле тетрәнү кичергәнсез икән, бары тик организмыгызны тикшертегез”, — дип киңәш итә табиблар.

 

Мәгълүмат: tatar-inform 

Фото: portalklinika.ru

 

Бәйле