Татарстанда янәдән һава торышы үзгәрә

-- Alfia

Республикада һава торышы атмосфера фронтлары йогынтысында үзгәрәчәк.

21 июль көндез Татарстанда урыны белән яңгырлар явачак. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Шулай ук республикада һәм Казанда көндез һәм кич яшен булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан исә торган җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәячәк, дип кисәтә синоптиклар.

Төнлә 12, көндез 21-26 градус җылы булачак.

Метеорологларның алдагы фаразлары буенча, Татарстанда һава торышы үзгәрү атмосфера фронтларына бәйле.

 

 Мәгълүмат: tatar-inform

 

Бәйле