Бурычка акча алган кеше әҗәтен кайтарыр­га теләмәсә нишләргә?

-- Лейла

Әгәр кеше чыннан да ярдәмгә мохтаҗ икән, аңа әҗәткә бирү – сөннәт, ягъни саваплы гамәлдер. Әгәр өсте-өстенә әйбер алырга, ниндидер мөһим булмаган максатларга дип сорый икән, андый кешегә акча бирү мәкруһ (шелтәле гамәл), ә инде аракыга, отышлы уенга һәм башка шундый максатларга акча биреп тору – хәрам, ягъни тыелган гамәл булып санала.

Мөселман кешесенә әҗәткә алу рөхсәт ителсә дә, ул бу адымга бик мәҗбүр ителгән хәлдә генә барыр­га тиеш. Хәдисләрнең берсендә: «Бурычтан сакланыгыз! Дөрестән дә, бурыч ул – төннәрен кайгыру, көндезен исә кимсенү сәбәбедер». Нәрсә дә булса әҗәткә алганда, шул әҗәтне вакытында кайтаруны нык­лап ниятләргә кирәк. Бу бик мөһим, чөнки мөбарәк хәдисләрдән билгеле булганча, әҗәтне кире кайтару нияте белән алучыга Аллаһ Үзе ярдәм итә, ә кем кайтармау нияте белән алса, карак хөкемендә булыр һәм аны Аллаһы Тәгалә хур итәчәк… Әҗәтле булуын онытмыйча, моңа җаваплы карап борчылган кешегә Аллаһы Тәгалә хәтта махсус сак куя: саклаучы фәрештәләр бу кешене бәла-казалардан саклый, имин булуын кайгырта… Шуңа күрә халыкта «әҗәтле үлмәс» дигән әйтем дә йөридер.

Бурычка алу белән бәйле тагын берничә мәсьәләгә игътибар итәргә кирәктер. Әгәр кеше бурычка кергән икән, аның башкаларга сәдака бирер­гә, мал белән бәйле изгелек кылырга, мәсәлән, хаҗга барырга хакы юк. Әҗәтле кеше әҗәтен кайтаруны үзенең иң беренчел максаты итеп куярга тиеш. Галимнәр билгеләп үткәнчә, хәтта ашауда да бу кешегә артыклык күрсәтмәскә, әйтик, җиләк-җимеш­ләрдән, башка кыйммәтле ризыклардан баш тартырга кирәк.
Дөрестән дә, бүген шактый кешене «кемнән генә әҗәткә алыйм икән» дигән мәсьәлә борчый, ләкин «алынган акчаны ничек кайтарыр­мын?» дигән уй аларның башына килми һәм бу кешеләр «әйдә, ярар»га өметләнеп, йә таныш-белешләреннән, йә банктан зур суммада акча алып торуны әллә ни зур проблема итеп күрми. Шунысы да бар: кайберәүләр әҗәтләрен чыннан да кайтара алмаганга кайтармый, әмма башка кайберәүләр мөмкинлекләре була торып та, кеше акчасын кайтаруны мөһим эшкә санамый. Шундыйлар, әҗәтләре булуга карамастан, яңадан-яңа кием ала, машиналарын яңарта, фатирларында ремонт ясый, ягъни үзенә кирәклегә акча таба, ә әҗәтне кайтарырга – юк. Исләренә төшерә башласаң, шундыйлар әрсезләнеп, аралашудан баш тарта – шалтыратсаң телефонны сүндерә, килсәң – ишекне ачмый. Бу, әлбәттә, бернинди әдәп кысаларына сыймый. Мөселман галимнәре белдергәнчә, ислам дине буенча мондый кешеләр катгый шелтәләүгә лаек. Пәйгамбәребез галәйһи вәсәлләм хәдисләренең берсендә бу хакта болай диелә: «Әгәр әҗәтен кайтарырга мөмкинлеге була торып та, әҗәтле кеше моны эшләмәсә, ул башкаларны кыерсытучы залим кебек булыр һәм аңа бу гөнаһка тиң җәза бирелер». Башкаларны шулай борчып, әҗәтен кайтармыйча йөргән кешегә Аллаһ ачу күзе белән карар һәм ул тормышындагы бәрәкәтен югалтыр. Мәгълүм мәкальдә «әҗәтле үлмәс» дип әйтелсә дә, чынлыкта беркем дә бу дөньяда мәңгегә калмый. Әгәр әҗәтле кеше вафат булса, шәригать буенча әҗәте түләнмичә, аңа җеназа намазы укылырга тиеш түгел (туганнары тулысынча исәп-хисап ясаганнан соң гына имам җеназаны үткәрә ала). Ә инде кеше бурычлы килеш бакыйлыкка күчә икән, ахирәттә, Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә аңа әйтер: «Кемнеңдер хакларын Мин шулай синең өстә калдырырмын дип уйладыңмы әллә?!» Шуннан соң бурычын кайтармаган кешенең барлык яхшы гамәлләрен теге акча биреп торган кешегә тапшырыр. Әгәр бурычлы килеш вафат булган кешенең яхшы гамәлләре булмаса, акча биреп торган кешенең гөнаһлары аңа язылып куелыр, ди…

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) мөселманнарны эшләргә, кә­сеп итәргә чакырып, матди авырлык­ларны әҗәткә кермичә хәл итәргә тырышыгыз, дип өйрәтеп калдырды. Инде башка чара юк икән, әҗәткә алу мөмкин, әмма зур сумма турында сүз барганда, килешү төзеп, расписка язып әҗәткә бирергә яки бурычка акча сораучының ниндидер әйберен яки документын залогка калдыруын сорарга кирәк. Мөселманнар нәтиҗәле кәсеп, бәрәкәтле тормыш теләп, Аллаһы Тәгаләдән: «Йа Раббым! Мине имансызлыктан һәм әҗәттән сакла…» – дип, һәрдаим дога кылырга һәм ихлас иман белән чиста намус­ка таянып гамәл кылырга тиеш. Бу – безнең дөньядагы һәм ахирәттәге бәхетебезнең нигезе.

Чыганак: Шәһри Казан

 

Бәйле