Коточкыч күренеш: Краснодарның бер өлешен су баса [видео]

-- Alfia

Көчле явым-төшемнәр нәтиҗәсендә Краснодарның 28 түбән участогын һәм 19 йорт яны территориясен су баскан.

«Хәзерге вакытта 18 юл участогы һәм 8 йорт яны территориясе су астында кала», — дип сөйләделәр Краснодар өлкәсе буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә.

Өч шәхси йортта су дәрәҗәсе 30 сантиметрга җиткән.

 

 

 

Мәгълүмат: business-gazeta.ru

Бәйле