Башкортстанда авариягә очрап зыян күргән кешеләрнең сәламәтлек торышы турында мәгълүмат

-- Alfia

Башкортстанда авариягә очрап зыян күргән алты кеше Чаллы хастаханәсеннән чыкты. Автокаланың Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә тагын ике кеше дәвалана, табиблар аларның хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли.

Башкортстанда автобус катнашындагы авариядә зыян күргән алты кеше Чаллы хастаханәсеннән чыгарылган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Стационарда әле тагын ике кеше дәвалана. Аларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Бер бала Кама балалар медицина үзәгендә ята”, — диделәр матбугат хезмәтендә.

Шулай ук Уфа хастаханәсендә авыр зыян күргән ике кеше дәвалана.

  • 14 июль кичендә Башкортстанның Архангел районында Татарстан туристлары утырган автобус фаҗигагә юлыкты. Авариядә алты кеше һәлак булды, 21 пассажир төрле җәрәхәтләр алды.

 

Мәгълүмат:tatar-inform

 

Бәйле